Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Серләшик
18 февраль 2019, 11:53

Ышанмыйм!

Артистның бәләкәй генә алдагын да күрми калмый тамашачы

Бөек театр режиссёры Константин Станиславскийның уртакул актёрларларга карата әйтелгән гыйбарәсе канатлы сүзләргә әверелде. Чыннан да артистның бәләкәй генә алдагын да күрми калмый тамашачы. Чөнки төрле төсле утлар яктысында алар уч төбендәге кебек.

Әмма безгә көндәлек тормышта сизгерлек җитми. Кирәкмәгән товарны шактый кыйммәт бәягә сатып алып, табышсыз алыш-биреш ясаганда шулкадәр сукыр була алабыз. “Таныш түгел дару төймәсенең могҗизалы көченә ышанмыйм”, “Сатучының намуслылыгына һәм игелеклелегенә ышанмыйм”, – дип әйтәсе генә дә бит. Әмма тәҗрибәле алдакчылар кулында без таш курчакка әвереләбез һәм аларның ялганын сизмибез. Гадәттә моңа курчак уйнатучылар булып безгә якын кешеләр чыгыш ясау сәбәпче.

Шушы көннәрдә редакциягә бер ир кереп чыкты. Аны балачак дусты бердәнбер торагыннан мәхрүм иткән. “Без аның белән ярты телем икмәкне бүлештек, әти-әниләребез гаиләләре белән дус иде, мин аны туганым урынына күрдем”, – дип сөйләде ул. – Әмма ул алдак юлы белән фатирымны сатты, тизрәк җан тәслим кылсын дип эчерде. Мин бирешмәгәч, хокукый тел белән әйткәндә, дәгъва бирү чоры тәмамлануны көтеп, вакытны сузды”.

Һәм тагын бер мисал. Күп балалы әни ахирәте белән бергә кәсеп оештыра һәм кыйммәтле җиһаз сатып алу өчен үз исеменә кредит ала. Бераздан сәнәгатьне киңәйтү тәкъдиме белән ахирәте фирманы сата һәм, күп балалы әнигә “бүләк”кә зур күләмдә бурыч калдырып, гаип була.

Кешеләрнең дуслар урынына ни өчен маэмай яисә мәче асравын бик яхшы аңлыйм мин. Аларга бөтен серләреңне чишәргә була. Кызыкмы? Бәлки. Әмма кече туганнарга серен уртаклашканда аларның бу мәхлукларның аны сөйләп йөрмәячәгенә һәм хуҗасын сатмаячагына иманы камил.

Җәелеп китеп күңел ача һәм чын йөрәктән сагышлана белгән киң күңелле русиялеләргә дүрт аяклы дусларыбыз ике аяклылары белән аралашуны алыштыра алыр дип уйламыйм. Әмма шунысы ачык: телеңне җиде йозак артында тотып, миеңне эшләтә белергә кирәк. Шул рәвешле бәхетле картлыкка барып җитәргә мөмкин.

Анфиса АИТОВА.


Читайте нас: