Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Серләшик
11 февраль 2019, 12:26

Сез риваятьләргә ышанасызмы?

Бишенче сыйныфта әдәбият буенча Борынгы Греция риваятьләрен өйрәндек

Бишенче сыйныфта әдәбият буенча Борынгы Греция риваятьләрен өйрәндек. Бу матур тарихларны бик яраттым мин.

Философия факультетында махсус мифология курсы кертелеп, хәзерге дөньяда уйдырма-риваятьләрнең гаять күп икәнен белгәч, гаҗәпләнүемнең чиге булмады. Мифология аңы беркайда да югалмаган, без барыбыз да аңа бәйле. Советлар Союзында иң танылган уйдырма – яңа дөнья, коммунизм төзү турында иде. Бүген, минемчә, үзләренең чиктән тыш зур мөмкинлекләре исәбенә барлык мәсьәләләрне дә хәл итә алучы замана каһарманнары – дәүләт, төбәк, район башлыгы турындагылары күз уңында. Күп кешегә шулай уйлау җиңел: аллалар тормышымны яхшырту турында баш ватсын, мин кем инде – “бәләкәй бер кеше”, янәсе. Бу иң ачык мисаллардыр, мөгаен, гадиләрен исә көн саен очратырга мөмкин. Алар санап бетергесез. Мәсәлән, сагыз чәйнәү сезгә ап-ак тешләрегез белән елмаю бүләк итәчәк дигән вәгъдә уйдырма түгел дип кем әйтә алыр? Аңның уйдырмаларга ышануын рекламачылар, сәясмәннәр, төрле җәмәгать оешмалары җитәкчеләре дә чәмле куллана.

Уйдырмаларның бер тискәре ягы бар: алар белемнең әзер схемасын тәкъдим итә, янәсе, әмма нигезсез һәм расланмаган схемасын. Аларга ышандыру осталыгы исә бик көчле.

Сәхнә осталыгы турындагы бер китапта замана җәмгыятендәге уйдырмаларның иң таләп ителгән жанр булуы турында укыдым. Миңа калса, бу кешеләрнең гаять күп мәгълүматтан аруы, аларның бу мәгълүматны эшкәртерлек көч таба алмавы, шуңа күрә бу дөньяда беразга гына булса да юнәлеш табарга ярдәм итүче ниндидер хәбәрне эшкәртмичә кабул итүе турында сөйли. Әмма бу котылу юлы түгел. Бу машинаңны чит кеше кулына тапшырып, аңа: “Кая телисең, шунда алып бар”, – дип әйтүгә тиң. Шәхсән мин моңа риза түгел, шуңа күрә үз башымдагы уйдырмаларны барлыйм һәм аңларга тырышам: алар кайдан, ни өчен, файдасы бармы. Кайчак аңлыйм, кайчак юк, әмма иң мөһиме – хәрәкәт бар. Борынгы Греция риваятьләренә исә әле дә мөкиббән мин.

Гүзәл ХӘСӘНОВА.


Читайте нас: