Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Серләшик
28 гыйнвар 2019, 12:55

Кәгазь хатлар языгыз

Кайвакыт мин өйдәге «сандыкны» барлыйм: фотолар, гәзиттән кисеп алынган мәкаләләр, хатлар, шул исәптән иремнән дә.

Кайвакыт мин өйдәге «сандыкны» барлыйм: фотолар, гәзиттән кисеп алынган мәкаләләр, хатлар, шул исәптән иремнән дә. Яшь вакытта Себердә (Урай шәһәре) яшәдек. Өлкән улымны табарга «зур җиргә», әти-әни янына кайттым, ирем исә Себердә калды. Бер-беребезгә язган хатларны һаман саклыйм.

Әниемнең хатлары – аерым тарих. Бервакыт Уфага квалификация күтәрү курсларына киттем... Телефон юк. Шунда ук әниемә хат язып салалмадым. Курслардан соң да вакыт җитмәде. Ул исә хат көтә-көтә, чиргә сабышкан иде. Үземне һаман кичерә алмыйм моның өчен.

Киев шәһәреннән бер малай белән унике ел хат языштык. Бишенче сыйныфта укыганда бәхеткә дип, фәлән санлы мәктәп, 5а сыйныфы, журналдагы 12нче санлы укучыга атап хат яздым. Хатым барып җиткән. Юра Козаченко уникенче укучы булып чыккан. Хәтта әти-әниләребез дә дуслашып, бер-берсенә күчтәнәчләр җибәреп торды.

Хәзер хатлар язмыйбыз. Эсэмэскалар, электрон хатлар, җәмәгать челтәрләрендә аралашу – беркатлылык дәрәҗәсенә төшерелгән мәдәният. Мондый хәбәрләрнең, кәгазь хат кебек, әһәмияте юк. Тормышыбыздагы байтак нәрсә кебек, алар да беркатлы, буш һәм мәгънәсезгә әйләнде. Электрон хаттан аермалы буларак, кәгазьдәге сүз уйлап һәм җаваплылык тоеп языла. Хатлар арасында вакыт аермасы булуны гына исәпкә алсаң да. Ашыгу-кабалану юк, хатны кат-кат укып чыгып, җавабың өстендә уйланырга мөмкинлек бар.

Әдәбият дәресләрендә балаларга язучыларның эпистоляр мирасының мөһимлеге турында сөйлим. Пушкинның яки Чехов һәм Ольга Книпперның хатларын аерым әсәр буларак укыйбыз. Чөнки нәкъ хатлар язу жанрында яраткан авторның күңел дөньясын ачабыз, аның уй-кичерешләрен аңлыйбыз.

Кәгазь хатлар языгыз. Поч-та тартмасыннан чагу маркалы конверт алу зур сөенеч ул. Җанга якын юлларны күп еллардан соң да укып чыгу күңелгә шатлык өсти.

Фаилә СИТДЫЙКОВА.


Читайте нас: