Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Серләшик
21 гыйнвар 2019, 10:50

Якыннарыбызны кочаклыйк

Табиб-психологлар, кеше өчен ашау, йоклау зарур булган кебек, кочаклашуның да әһәмиятен раслаган.

Табиб-психологлар, кеше өчен ашау, йоклау зарур булган кебек, кочаклашуның да әһәмиятен раслаган. Тикшеренүгә ярашлы рәвештә, өч яшьлек баланың баш мие сканы (сурәте) буенча ата-анасының аңа карата нинди мөнәсәбәттә булуын белеп була. Баланы яраталар, кочаклыйлар, үбәләр икән, аның миендә нейрон элемтәләр күбрәк барлыкка килә.

Галимнәр раславынча, кочаклашу иммунитетны күтәрә, организм өчен төшенкелеккә каршы торучы табигый чара – серотонин бүленеп чыгуын арттыра. Моннан тыш, кочаклашу кан басымын һәм кортизол – стресс гормоны бүленеп чыгуны киметә. Әйтергә кирәк, бил турында май туплануга булышлык итә ул, каһәрең.

Кызганычка, күпләребез балаларын бәләкәй чакта гына кочаклый. Үскән саен, бала белән аралашу тәрбияви төс ала: “Моны эшлә, тегеңә иреш, яхшырак бул”. Кочаклашу кайгысы юк.

– Балачакта әти-әнине кочакларга тели идем, әмма алар миңа еш кына: “Кочак-лашу рәхәт. Яратуыңны эшең белән дәлиллә!” – диләр иде диде бер танышым. – Ярый әле әби-бабайлар бар иде. Энекәшем белән яннарына кайткан саен аларны коча идек, алар җавап итеп безне сөйде. Әмма бу каникул һәм бәйрәмдә генә булды. Көндәлек тормышта мондый хис-тойгылар чагылышы артык очындыру буларак бәяләнде.

Тора-бара гади, әмма гаять мөһим “Мин сине яратам” сүзләре тамак төбендә каты төер булып катып кала иде.

Үсә төшкәч, яратам сүзен әйтергә, көн саен, бер сәбәпсез кочаклашырга кабаттан өйрәндем. Тик әти-әнине кочу, аларга яратам дип әйтү барыбер кыен.

21 гыйнварда дөнья хал-

кы Халыкара кочаклашу кө-

нен билгеләячәк. Аны кочаклашу аша тирә-юньдәгеләргә җан җылысын өләшергә теләгән барлык кешеләр дә билгели. Әйдәгез дә без дә кушылыйк бу күркәм чарага: якыннарыбызны кочаклыйк. Аның гомерен озайтыйк, бәхет өләшик!

Ләлә МУСИНА.


Читайте нас: