Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Серләшик
17 гыйнвар 2019, 18:16

“Алтын башак” яңа елга аяк басты

Бәйрәмнәр артта калды. Юбилей - 85 еллыктан соң бераз ял итеп, хәл җыеп, 14 гыйнварда “Алтын башак” әдәби берләшмәсе эшкә тотынды.

Бәйрәмнәр артта калды. Юбилей - 85 еллыктан соң бераз ял итеп, хәл җыеп, 14 гыйнварда “Алтын башак” әдәби берләшмәсе эшкә тотынды. Чираттагы утырыш «Төмәнәк” татар иҗтимагый үзәгендә үтте.
Узган чарага йомгак, ел ахырында дөнья күргән альманахка кыскача күзәтү ясалды, киләсе елга бурычлар билгеләнде. Быел очрашулар татар иҗтимагый үзәге белән берлектә узачак.
Каләм тибрәтүчеләр очрашуга буш кул белән килмәгән. Яңа иҗат җимешләре белән таныштырды, фикер уртаклашты.
Иҗади уңышлар насыйп булсын!
Әлфия Шәйхелисламова.
Читайте нас: