Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Серләшик
14 гыйнвар 2019, 13:49

Безнең чәчәкләр салкыннан курыкмый

“Туймазы хәбәрләре” гәзит укучылар өчен берничә осталык дәресе үткәрде

“Туймазы хәбәрләре” гәзит укучылар өчен берничә осталык дәресе үткәрде

Елена Гыйндуллина 30 еллап 49нчы һөнәр училищесында (хәзер индустрия колледжы) хезмәт салган. Хәзер шушы колледжда 9нчы сыйныфлар өчен “Дизайн һәм костюм тегү нигезләре” курсын алып бара.

Һәрвакыт иҗатка мөккиббән ул. Бервакыт интернетта дәү чәчәкләр – зиннәтле чалмабашлар, купшы кашкарыйлар, нәфис розаларга тап була. Беренче чәчәген

3 көндә ясый. Хәзер бу могҗиза ике

сәгатьтә әзер була.

– Чәчәкләрне үзенчәлекле төрү чималыннан ясыйм, – дип сөйли Елена Александровна. – Пенополиэтиленны теләсә кайсы төзелеш кибетеннән сатып алырга була. Кисеп алынган таҗлар җилем, степлер яисә җеп белән тоташтырыла. Моның өчен осталар кайнар фен һавасы, хәтта паяльник куллана.

Осталык дәресенә килгән барлык кешеләрне ранункулюс чәчәгенең (азия казаягы) чагулыгы әсир итте. Елена ике зур чәчәк һәм бер чәчәк бөресе ясап, тормоз беркетмәсенә урнаштырды (өстәге фотода). Чәчәк сабы өчен металл-пластик торба кулландылар. Бу чимал җиңел бөгелә, шуңа күрә аны теләсә нинди рәвешкә кертергә була. Тимерчыбык та кирәк булды.

Эшләнмәнең кулны тоткан өлеше – кытыршы кәгазьдән чәчәк таҗлары ясау. Бер чәчәккә төрле төсле кимендә 130 таҗ кирәк. Башта таҗларны кистеләр, уртадан башлап тезделәр – бу очракта аларны пенопласт шарга – чәчәкнең үзәгенә ябыштырырга җайлы булачак.

Безнең гәзит үткәргән осталык дәресләре мәнфәгатьләр клубына әверелде, анда кул эшләренә мөкиббән кешеләр фикердәшләр таба. 70 яшьлек Фәүзия апа Райман авылыннан оста куллы Зөлфия ханым белән танышты. Уртак телне тиз таптылар. Шалтыратышып торырга дип килештеләр.

Бер атнадан соң кабат җыелыштык. Лена барыбызны да серле нарат күркәләре ясарга өйрәтте.

Хатын-кызлар арасында бердәнбер егет – 6 яшьлек Велемир иң бәхетлесе иде бу чарада (астагы фотода).

Венера ӘШИРОВА.


Читайте нас: