Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Серләшик
10 гыйнвар 2019, 17:16

Җырлап яшәр чагыбыз

9 гыйнварда “Төмәнәк” татар иҗтимагый-мәдәният үзәгендә “Балалы солянка” дип аталган күркәм чара үтте

9 гыйнварда “Төмәнәк” татар иҗтимагый-мәдәният үзәгендә “Балалы солянка” дип аталган күркәм чара үтте

Бәйрәмне Бөтенрусия “Русиянең татар авыллары” җәмәгать оешмасы Советы рәисе Фәнир Галимов ачты. Ул ана телен саклау, үстерү, аны буыннан-буынга тапшыру, җыр-моң аша мәдәнияткә, әдәбиятка, тарихыбызга, туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү зарурлыгында тукталды.

Тел — ананың баласына иң кадерле бүләге, дигән халык. Чара кунакларының чыгышы да исбатлады моны. Бишкурай авылы мәдәният йорты иҗат коллективының чәмле әгъзасы Сәлимә Әхмәтҗанова һәм аның кызы Гүзәл Бәдретдинова башкаруында “Балаларга фатиха” җыры яңгырады. Аларның чыгышын Мәхәсим Гыйльмиәхмәтовның баян моңы бизәде. Бишкурай кунаклары аерым-аерым да җырлады. Мәдәният йорты мөдире Лида Закирова авыл тормышы, анда үткән мәдәни чаралар турында бәян итте.

Аннары Югары Сәрдек кунаклары сүз алды. Мөнирә Шәмсетдинова һәм аның кызы Алсу тамашачыны моңлы җырлары белән әсир итте.
Гөлнәзирә апа Галиева иҗатка мөкиббән – шигырьләр яза. Үзе дә, оныгы Алинә дә аның иҗат җимешләрен укып ишеттерде.
Менә шундый җырлы-моңлы бәйрәм булды бу. Очрашу чәй табыны артында дәвам итте.

Лилия МИҢНЕХАНОВА.
Читайте нас: