Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Серләшик
10 гыйнвар 2019, 10:39

Әкият бүләк иттеләр

Шәһәр мәйданына дистәләгән сакаллы тылсымчы чыкты

Шәһәр мәйданына дистәләгән сакаллы тылсымчы чыкты


Җиде ел элек беренче Кыш бабайлар тантанасы үткәрү тәкъдимен “Туймазы хәбәрләре” гәзите керткән иде. Ул вакытта бу күркәм чара район Хакимиятенең мәдәният бүлеге белән берлектә үткәрелде. Гомерле булды ул, әмма бераз үзгәреш кичерде.

Быел Кыш бабайлар һәм Карсылулар фестиваль-бәйгесе Раштуа бәйрәме алдыннан үтте. Дүртенче ел рәттән аны биләмәара клуб системасы оештыра. Бу юлы Серафимовка мәдәният йортының чәмле әгъзалары зур эш башкарды.

Фестиваль-бәйгедә иренмәгән һәркем катнаша алды. Моның өчен кием тегү, тамаша әзерләү һәм бәйрәм нотыгы сөйләү таләп ителде. Төп шарт – халыкның күңелен күтәрү, илһамландыру. Чарада шәһәр һәм авыл балалар бакчалары, мәктәпләр, мәдәният йортлары чәмле катнашты.

Югары Троицкий мәдәният йорты командасында берьюлы төрле яшьтәге өч тылсымчы килгән иде. Яшь Кыш бабай халыкка гүзәллек һәм яшьлек, ир корына кергәне – тынычлык һәм игелек, өлкәне сабырлык һәм зирәклек бүләк итте.

18нче балалар бакчасы коллективы фестивальдә беренче генә ел катнашмый. Бу юлы төп тылсымчы – тәрбияче Светлана Тарасова башкарган Кыш бабайга Карсылу, Кар бабай, Петрушка һәм Марфуша ярдәмгә килгән.

Бишкурай мәктәбе Убырлы карчыклары исә Кыш бабайдан уздырды. Сигезенче сыйныф кызлары дәртле бию флешмобы оештырды.

Бу көнне Төмәнәк мәдәният йорты үзенчәлекле дуңгызлары белән таң калдырды. Кыш бабай уйнаган дәртле көйгә сөйкемле дуңгыз балалары Нафия, Нуфия һәм Нифия өздереп биеде.

Фестивальнең Төп бүләген 7нче мәктәп командасы яулады. “Иң сөйкемле әкият каһарманы” бүлегендә 13нче балалар бакчасы, Туктагул һәм Төмәнәк мәдәният йортлары коллективлары билгеләнде, “Үзенчәлекле режиссёр тамашасы өчен” 8нче мәктәп, 18нче балалар бакчасы бүләкләнде. “Иң дәртле каһарман” 4нче балалар бакчасыннан килгән, Собханкул мәдәният йорты исә жюриның махсус бүләгенә лаек булды.

Зилә АБДУЛЛИНА.


Читайте нас: