Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Серләшик
10 гыйнвар 2019, 11:15

Өч дуңгыз баласы

Редакция коллективы Яңа ел алдыннан үткәрелгән бәйгегә йомгак ясады

Редакция коллективы Яңа ел алдыннан үткәрелгән бәйгегә йомгак ясады

Яңа ел алдыннан “Туймазы хәбәрләре” гәзит укучыларыбызга ел билгесе – Дуңгызга (кабан) багышланган шаян шигырьләр иҗат итәргә, дуңгыз баласы сурәтләнгән фото һәм рәсемнәр, шулай ук балалар тамашаларының дуңгыз костюмнары бәйгесендә катнашырга тәкъдим итте.

Безнең тәкъдимне хуплаучыларга зур рәхмәт! Шигырьләре өчен Әгер-тамактан 9 яшьлек Роман Кургановка, 8 яшьлек Зәлифә Сәлимгәрәевага һәм Гафуровтан Нэлле Хәйруллинага, Рита Таюповага, шулай ук Татьяна Казаковага, Әлфия Кариповага, Әминевлар гаиләсенә рәхмәт юллыйбыз.

Гөлназ Саттарова һәм аның кызы Айза, Дарья Мирошниченко искиткеч сурәтләр җибәргән.

Бүген редакция коллективы фикеренә таянып, иң яхшы эшләрне тәкъдим итәбез. Бәйгедә катнашкан фото һәм шигырьләрнең барысын да безнең tv.rbsmi.ru сәхифәсенә кереп карый аласыз.

Менә җиңүчеләребез: Рузанна Йосыпова (ел билгесе сурәтләнгән иң яхшы фото), Дарья Кубышкина (иң зәвыклы яңа ел костюмы), Ландыш Диярова (иң яхшы сурәт), Серафимовкадан Рәйсә Громова (иң яхшы шигырь).

Җиңүчеләрне 11 гыйнварда бүләк килеп алырга (көн дәвамында – 9.00-18.00 сәгатьләрдә) чакырабыз. Адрес: Туймазы, Мичурин ур., 20б.
Читайте нас: