Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Серләшик
9 гыйнвар 2019, 15:35

Игелек кыл һәм бүләк ал!

Хезмәттәшебез Гүзәл Бәдретдинованың Райман мәктәбендә 4нче һәм 1нче сыйныфта укыган уллары Сабир һәм Таһир дүртенче ел инде “Кыш бабайга хат” республика балалар хәйрия бәйгесендә катнаша һәм менә икенче ел рәттән җиңү яулый.

Бәйгедә кимендә 3-15 яшьлек балалар катнаша. Алар ел дәвамында төрле биремнәр үти. Игелекле эшләр башкара, тирә-як кешеләргә, якыннарына ярдәм итә. Ноябрь аенда исә, Игелекле эшләр көндәлеген тутырып, Кыш бабайга хат юллый балалар.

Аеруча чәмле балаларны Яңа ел ялларында Уфа шәһәренең дәүләт концерт залына Яңа ел чыршысына чакыралар. Балаларның һәркайсына рәхмәт хаты, татлы бүләк тапшырыла. Ә иң-иңнәре Мактау грамотасы һәм махсус бүләккә лаек була. “Кыш бабайга хат” проекты 16 ел үткәрелә инде. Аны химаячылар ярдәме белән Уфа шәһәренең “Шәһәрнең җәмәгать үсеше үзәге” (www.fondufa.ru) оештыра.

Читайте нас: