Почта таратучы Ирина Курганованың иманы камил:һәр кешенең тормышында иҗатка урын табыла
Ирина беркайчан да зур шәһәрләрдә һәм чит илдә яшәргә кызыкмаган – фәкать туган-үскән Туймазыда. Яраткан, җаны-тәне белән береккән кешеләр янында. Китәргә туры килсә дә, озакка түгел: күңеле гел өйгә тартылган.
– Дөрес, үсмер чакта мине беркем дә белмәгән якка чыгып китәсе килә иде, – дип сөйли Ирина. – Ул вакытта Туймазыда боек кешеләр яши кебек тоелды. Гел моңсу шигырьләр яздым. Әмма тора- бара күңелсезлек үрчетергә ярамаганлыгын аңладым. Шагыйрьнең тәгаенләнеше – үзендәге яктылык, нурны, хис- тойгыларны тирә-юньдәге кешеләргә өләшү. Шигырь – шул ук сурәт ул. Алар җанны дәваларга тиеш.
Мин әле һаман үз урынымны эзлим. Килеп чыкмаса, көяләнмим. Төрле өлкәләрдә эшләдем, төрле кешеләр белән аралаштым. Мин һәрчак бәхетле булырга өйрәнергә һәм башкаларны да моңа өйрәтергә теләдем. Нәкъ шуңа күрә белгечлегем буенча мин педагог- психолог.
Гомеремнең байтак өлешен гәзит таратуга багышладым. Минем карамакта – тимер юл аръягындагы 30лап урам. Почта таратучы эшенең уңай яклары нидән гыйбарәт? Эшкә ашыгучы кешеләргә хәерле иртә теләүдән. Йортлар тәрәзәсенә күз салырга яратам – тәрәзә төпләрендә нинди гөлләр үсә. Көн саен кояш чыгуын күзәтәсең. Минем өчен бу исә Җир шарындагы иң матур күренешләрнең берсе. Чарли Чаплин сүзләренә караганда, “Кояш – иң дәү әзбәрлия. Бәхеткә, ул һәркем өчен балкый”. Почта таратучы эшенең тагын бер уңай ягы – ашыгасы юк, туктап соклану, мизгелне тою, уйлану, язып алу мөмкинлеге бар. Ягымлы, әдәпле кешеләрне очрату сөендерә, алар почта әрҗәсе янына чыгып, гәзитнең яңа санын көтеп тора.
Кайчандыр үз йортыбыз белән яшәдек. Тын бакчада аулак урын табып, шау чәчәктә утырган чия агачы белән хозурлану, йолдызлы күккә багу мөмкинлеге бар иде. Кызганыч, болар барысы да үткәндә калды. Зур таш йортларда яшәгән кешеләр бер механизмның шөребе кебек. Алар иреккә омтыла. Почтальон булып эшләү миңа шул ирекне тою мөмкинлеге бирә.
Эшең көйле барса, күңел җырлый. Бар дөньяга рәхмәт әйтәсе, игелекле эшләр кыласы килә. Шуңа күрә буш вакытларымда төрле музыка тыңлыйм, кул эше тотам. Эшләнмәләремә җан җылысын салырга тырышам – минем хезмәт җимешемә күз салган һәркемне җылытсын алар.
Ирина күп укый – Есенинга, Ахматова, Гоголь, Достоевский, Булгаковка мөкиббән. Үзе дә шигырьләр һәм чәчмә әсәрләр иҗат итә.
– Шигырьләр күңел хис-тойгыларга тулганда туа, тик янда аны уртаклашыр кеше булмый, – ди Ирина. – Кәгазьгә төшеп, алар шушы дөньяның бер өлешенә әверелә.
Ул интернетта “Шәһәр әкиятләре” проектына тап булган. Һәм беренчеләрдән булып язылган аңа. Хәзер бу төркемдә – 80 меңләп кеше. Беренче җыентык былтыр яз Мәскәүдә чыккан. Икенчесе басмага әзерләнә. Анда Иринаның да әсәрләре керер, мөгаен. Аларны “ВКонтакте”да укырга була.