Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Серләшик
29 декабрь 2018, 12:49

Иҗат ит һәм хислән

Райман мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Алан Вәлиевның шигырьләре “Российская газета”да басылган

Райман мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Алан Вәлиевның шигырьләре “Российская газета”да басылган


Райманнан 15 яшьлек Алан Вәлиев турында редакциягә бер ханым шалтыратып әйтте. Ул аның шигырьләренә “Российская газета”ның соңгы саннарының берсендә тап булган. “Гаҗәеп шигырьләр, – диде гәзит укучыбыз. – Әмма малайның үзе турында бик аз язылган. Күбрәк беләсе килә...” Без яшь шагыйрь һәм аның әнисе белән очраштык.


– Улымның шигырьләре турында иҗат дөньясында кайнаган кеше фикерен ишетәсем килгән иде, – диде Аланның әнисе Ольга Анатольевна. – Һәм мин аларны Мәскәү журналисты, “Российская газета”ның иҗади сәхифәсен алып баручы Дмитрий Шеваровка җибәрдем. Ул улымның билгеле дәрәҗәдә иҗади талантка ия булуын белдерде. Үсәргә, иҗат итәргә кирәк. Яхшы гуманитар белем алырга киңәш итте. Гәзиттә исә Русиянең төрле төбәкләрендә яшәүче өч яшь шагыйрь (шул исәптән Алан) турында: “Алар чын мәдәният һәм үз-үзең өстендә армый-талмый эшләүне сайлады инде... Аларның һәр юлы тормыш чынбарлыгын чагылдыра. Җанлы һәм дулкынландыргыч, ачы һәм фаҗигале, әле беркем тарафыннан да әйтелмәгән”, – дип язылган.

...Барысы да әтисе Алек Әхәт улының балалар белән яхшы китаплар укырга һәм хәтерне яхшырту өчен көненә берәр шигырь ятларга карар итүеннән башлана. Күркәм гадәт буенча кичләрен, бөтен эшне төгәлләп, гаилә ләззәтләнеп китап уку өчен бер бүлмәгә җыела. Һәркайсы уңайлы урынга урнаша. Чиратлап укыйлар – әни-әти-балалар... Аннары каһарманнар һәм вакыйгалар турында фикер алышалар. Китап күләмле булса, аны укырга берничә кич таләп ителә.

Алан дәресләрдә дә укый хәтта. Кайчак укытучылар шелтә белдерә.

– Кәгазь китапларны яратам, әлбәттә, әмма аларны сатып алырга кәгазь акча кирәк, – ди ул. – Шуңа күрә электрон китапларга өстенлек бирәм. Бу уңайлырак. Соңгы ачышларның берсе – Урта гасырның француз шагыйре Франсуа Вийона иҗаты. Сыйфатлы тәрҗемә таптым. Һәм Иосиф Бродский белән Арсений Тарковскийның кайбер шигырьләре.

Яшь шагыйрьгә илһам беренче тапкыр өч яшендә килә. Төзелешкә шлакоблоклар кайтаралар. Бу вакыйга Аланны шулкадәр тәэссирләндерә ки, ул фикерләрен шигырьгә сала. Һәм шундук әнисенә укытырга йөгерә.

Мәктәптә дә язгалый ул, әмма иҗат җимешләрен беркемгә дә күрсәтми. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы белән дуслашканчы. Жанна Борисовна Бояринцева аның остазы, әңгәмәдәшчесе һәм дустына әверелә. Ул укучысына һәрвакыт ярдәм итә, катнашу өчен бәйгеләр тәкъдим итә. Мәктәпнең “Илһам” әдәби журналының беренче санын бергә әзерләгәннәр.

– Алан фәкать төнлә яза, – ди Ольга Анатольевна. – Әмма кайвакыт шигырь юллары көтмәгәндә килә. “Каһәрле сәвәләй турында баллада” да нәкъ шулай булды. Бервакыт ирем белән балаларның (сеңлесе Аланнан ике яшькә кече) телевизор һәм компьютер белән артык мавыгып китүен искә алдык. Без аларга вакытны юкка сарыф итәргә ярамый дип вәгазь укыган арада, улым, үзе әйтүенчә, баллада иҗат иткән (яшь авторның иҗат җимешләре белән стихи.ру Алан Вәлиев әдәби интернет-порталында танышырга була).

Былтыр “Шәһәр” һәм “Шәһәрдә көз” шигырьләре туды. Аланның сүзләренә караганда, ул үзе оялмаган тәүге әсәрләре бу.

“Нәрсәдер язганчы, башта яшәп карарга кирәк” (Экзюпери сүзләре бу). Шуңа күрә Алан ешрак тукталырга, сокланырга тырыша. Аңа ялгызлык ошый. Җәй көне Райман тавына сыенырга була. Гадәттә велосипедына утырып, тауга күтәрелә дә шәһәрне күзәтә. Исләрне сеңдерә, кошлар җырын тыңлый. Шулай итеп шигырь туа...


Читайте нас: