Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Серләшик
27 декабрь 2018, 12:45

Өстәлләр түгәрәк, күңелләр мөбарәк, Яшик без гөрләшеп, дус-туган бергәләп!

Туймазылылар кайнар ашлар һәм салатлар әзерләү серләрен уртаклаша

Туймазылылар кайнар ашлар һәм салатлар әзерләү серләрен уртаклаша


Балык та шампан шәрабына мөкиббән

Линар САНИЕВ,

“Миләш” кафесы шеф-пешекчесе:
– Узган елның соңгы һәм яңа елның беренче көне – бик мавыктыргыч һәм күңелле. Башта ярдәмчеләремнең берсе белән кафебыз хезмәткәрләренең өйләре буенча йөреп, күчтәнәч таратабыз, 1 гыйнварда исә гаиләләребез белән кафеда очрашабыз. Яңа ел табынында һәрвакыт цитруслылар тутырып пешерелгән кош, үзебез маринадлаган сөмбаш һәм “Оливье” салаты була, анда бәрәңге урынына авокадо, колбаса урынына майлы балык кушам.













Шефтан – сөмбаш

0,5 кг балык ите, 30 г тоз, 20 г шикәр комы, 5 г дафнә яфрагы (бер бәләкәй кап), 5 г хуш исле борыч, 400 мл шампан шәрабы, 1 лимон кирәк.

Әзерләү: балыкны тоташ кисәге белән маринадларга. Юарга, киптерергә. Төрле тәмләткечләр кушарга, лимон суты сыгарга, шампан шәрабы коярга. Тәменә карап, ике сәгатьтән башлап, ике көнгә кадәр маринадларга. Канапе һәм бутерброд ясау өчен кисәкләргә бүләргә.
Читайте нас: