Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Серләшик
27 декабрь 2018, 11:58

Бәхетлеләр кимендә 30 бүләккә ия булды

Район гәзите бүләк уйнатты

Район гәзите бүләк уйнатты


2019 елга “Туймазы хәбәрләре” гәзитенә язылучылар арасында бүләк уйнатуда кимендә ике мең кеше катнашырга теләк белдерде – туймазылылар гәзиткә яздыру бүлегенә нәкъ шулкадәр квитанция китерде (аларның бер өлеше электрон почта аша җибәрелгән иде).

25 декабрьдә редак-циянең җыелыш залы чарада катнашучыларны чак сыйдырды. Анда танылган иллюзионист Марат Миңнеәхмәтов чакырылган иде, ул гәзит химаячылары тәкъдим иткән 31 бүләкне уйнатуда ярдәм итте.

Бүләк уйнату йомгаклары гыйнвар саннарының берсендә басылачак.


* * *

Бүген гәзитнең кулыгызга алган 150нче саны – быелгы соңгы чыгарылыш. Киләсе – 1 гыйнвар санын 2019 елга гәзиткә язылырга өлгергән кешеләр генә алачак. Дөрес, аны алдан, 29 декабрьдә үк таратачаклар.

Әгәр гәзиткә язылырга оныткансыз икән, атна ахырына кадәр вакыт бар, матбугатка язылу дәвам итә.


Читайте нас: