Барлык яңалыклар
Серләшик
21 декабрь 2018, 17:44

Тишекне бергәләп ямадык

Байтак еллар элек үзем өчен философ Иван Ильинны ачтым.

Байтак еллар элек үзем өчен философ Иван Ильинны ачтым.


Байтак еллар элек үзем өчен философ Иван Ильинны ачтым. Аның бер тегүче турындагы хикәясе күңелгә сеңеп калды. Гомер буе кеше өчен борчылган ул. “Пётр Сергеевичның бәйрәмгә кияргә юньле киеме юк», – дип сөйләнгән. Корамаларны җыеп алып, хәллерәк заказчысының костюмнан калган тукымасын үтенеп сорап, аннары бераз утырганнан соң фәкыйрьгә кием тегеп илткән.

Нәрсәсе истә калды соң? Ильин тукымада “һәр җеп бер-берсенә береккән, бер-берсе белән үрелгән, күршедәгесен тотып тора, берләштерелгән”, дип яза. Кешеләр дә шулай. Бер-берсенә терәк-таяныч була. Берсенә кыен булса – икенчесенә дә кыен. Сүтелеп-ертылып китсә, ямарга, сипләргә кирәк. Моны исә мәхәббәт белән генә башкарып чыгып була: синең бәла – уртак бәла. Дөрес, кайберәүләр моны аңламый. Имеш, атым юк урамда – кайгым юк буранда. Һәркемнең үз хәле хәл. Иң мөһиме – миңа рәхәт.

Бәхеткә, битарафларга караганда, игелекле кешеләр күбрәк. Күптән түгел гәзиттә Гөлнара Габдрахманова турында яздык. Ярдәмчесез, урын өстенә калган кешенең япа-ялгызлыгын күреп тетрәнгән һәм редакциягә килгән танышыннан белдек без аның турында.

Кешеләр җавапсыз калмады. Бервакыт Гөлнараның тулай торактагы бүлмәсенә сугылдым һәм үз күзләремә үзем ышанмадым. Ул урында ятмый, диванда утыра иде. Димәк, хәле яхшырган! Елмая. Кайчандыр юридик колледжда бергә укыган иптәшләре, акча җыелышып, аңа телефон, телевизор алып биргән.

Үзәк район хастаханәсе белгечләре Гөлнараның туганнарына Медицина-җәмәгать экспертизасы бюросына документлар җыярга ярдәм иткән. Инвалидлык биргәннәр, хәзер пенсия алачак.

Шушы көннәрдә ике яшь туймазылы эштән соң Собханкулга очып барып килгән. Тотылган булса да, аңа әле нык диван кайтарган, аны икенче катка мендергән. Акча да алмаганнар.

...Гади хәл-вакыйга. Кеше ялгызы булган. Әмма халык күтәрелеп, тукымадагы тишекне ямаган. Арытабан яшәргә була.


Венера АШИРОВА.