Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Серләшик
21 декабрь 2018, 17:11

Гармун да яңача яңгырый

Яңа Бишенде авылында күптармаклы мәдәният йорты ачылды

Яңа Бишенде авылында күптармаклы мәдәният йорты ачылды

Кышның төп тантанасы якынлашып килгәндә Яңа

Бишенде авылы халкы зур һәм иң мөһиме – кирәкле бүләккә ия булды. Шушы авылда туып үскән “Альтернатива” пластмасса эшләнмәләр заводы” җәмгыяте директоры, БР Дәүләт җыелышы – Корылтай депутаты Раил Фәхретдинов туган ягына һәм авылдашларына ихтирам йөзеннән мәдәният йорты һәм ФАП урнашкан матур иркен бинаның төзелешен финанслауны үз өстенә алды. Эш башкаручы “3нче төзелеш фирмасы” җәмгыяте төзелеш эшләренә июньдә кереште, ярты елдан соң мәһабәт бина бирегә килүчеләр өчен ишекләрен ачты.

Бинаны ачу тантанасы вакытында республиканың мәдәният министры урынбасары Рәнис Алтынбаев һәр авылның мәдәни, рухи һәм җәмгыять тормышында мәдәният йорты зур урын тотуын билгеләде.

– Безнең өчен халыкның авылда яшәргә һәм эшләргә калуы мөһим, һәм аларның ялын файдалы үткәрү өчен урыны булырга тиеш, – диде Рәнис Рәис улы. – 2020 елда республикада бөтендөнья фольклориадасы үтәчәк, анда 80 ил вәкиле җыелачак. Сезнең авылга да чит ил артистлары сугылуы ихтимал – аларның чыгыш ясар һәм үзләрен күрсәтер урыны булачак.

Күптармаклы мәдәният йорты 210 квадрат метр били. Ул ачылу белән иҗат берләшмәләре эше тергезелде, якташларының оста чыгышларын авыл халкы тамаша залында карый алачак, ул 50 урынга исәпләнгән. Артистлар үзләре билгеләвенчә, иркен залда гармун да яңача яңгырый.

Монда җыйнак кына музей да оештырылган, төбәк халкы әле һаман ата-бабаларыннан калган борынгы ядкәрләр китерә. Стеналар күпсанлы шәҗәрәләр белән бизәлгән. Шулар арасында Раил Камил улының да 13 буынын чагылдырган нәсел агачы бар.

Мәдәният йорты янында фельдшер-акушер үзәге урнашкан. Монда халыкны кабул итү, процедура кабинетлары, санүзәк бар. ФАП мөдире Гүзәл Шәрәфетдинова (фельдшер да ул) мондый иркен, якты бинада эшләү үзе бер ләззәт ди.

Диана НАСЫЙБУЛЛИНА.


Читайте нас: