Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Серләшик
17 декабрь 2018, 13:07

Үрләр яуларга!

Иртәгә дөнья халкы Үрләр яулау көнен билгели.

Иртәгә дөнья халкы Үрләр яулау көнен билгели



Белеп торыгыз – бу көн альпинист-тауларга үрләүчеләр көне түгел. Бу тормышта үз көче белән уңыш-казанышларга ирешкән кешеләрнең бәйрәме.

Безнең һәркайсыбызның максат-бурычлары төрле, уңышны да һәркем үзенчә күзаллый. Күптән түгел бер танышым инде күптәннән хыялланган куәтле машина сатып алган. Икенчесен эшендә үрләткәннәр. Өченчесе кыйммәтле кәгазьләргә акча салып, булган байлыгын өчләтә арттырган. Һичшиксез, Үрләр яулау көне – нәкъ аларның бәйрәме, уңышларны билгеләп үтү өчен саллы сәбәп.

Әмма бу башка ватандашларыбызның да бәйрәме. Тормышта әллә ни күзгә ташланмаган, шул ук вакытта әһәмиятен җуймаган җиңүләргә ирешкән кешеләр бу. Кемдер тәмәкесен ташлаган, кемдер авыру-фәкыйрьләргә ярдәм кулы суза.

Үткәнен җиңеп, чиркәүләргә юл тоткан имин булмаган балалар бу. Бар гомерен инвалид-баласын багуга багышлаган аналар. Гадәттә ирләре ташлап чыгып киткән бу гүзәл затлар чыгымнарының, тырышлыкларының акланмаячагын да яхшы белә. Әмма шул үзенчәлекле балаларын ил, дөнья буенча күргәзмәләргә, фестивальләргә, спорт ярышларына йөртә алар. Баласының бассейнда биш метр ара йөзә яки Русиянең танылган хоккейчысы белән кул биреп күрешә алуына чиксез сөенә.

Әниләр бер хәл... Хезмәттәшем интервьюдан кайтып керде – күзләре очкынланып яна: өч баласын караган ялгыз әти (ниндидер ят сүз, шулаймы!) белән очрашып сөйләшкән. Тугыз ел инде ул аларның өс-башын юа, төнлә торып юрганнарын яба, мәктәп җыелышларында сүз тидерми. Иманым камил, бу да үр, тик аны яулау һәркемгә дә язмаган.

Шулай итеп, сез чынлап та нәрсә турындадыр хыялланасыз икән – иртәгә, 16 декабрьдә максатыгызга бер адым ясагыз.

Алексей ШИЛЬНИКОВ.


Читайте нас: