Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Серләшик
11 декабрь 2018, 14:02

Бер күрешү – бер гомер

“Төмәнәк” татар иҗтимагый тарихи-мәдәни үзәгендә мөхтәрәм ветеран-укытучылар өчен “Бер күрешү – бер гомер” дип аталган очрашу кичәсе үтте.

“Төмәнәк” татар иҗтимагый тарихи-мәдәни үзәгендә мөхтәрәм ветеран-укытучылар өчен “Бер күрешү – бер гомер” дип аталган очрашу кичәсе үтте.
Шәһәр һәм районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары, чакыруны кабул итеп, бу бәйрәмгә ашкынып килде.
Чәчләренә чал төшсә дә, яшьлек дәртен җуймаган, һәр мизгелнең кадерен белеп яшәгән хезмәттәшләребез бу көнне гомер тәгәрмәчен азга гына булса да артка әйләндереп, яшьлек елларына сәяхәт кылды, мәктәптә эшләгән елларын, шул вакыттагы күңелле мизгелләрне, мәзәк хәлләрне искә төшерде. Кунаклар арасында шәһәр мәктәпләрендә ана телен саклап калуга күп көч салган Әкълимә Гарипова, Зинфира Гарифуллина, Розалия Сарьянова, Люзия Мәүлетҗанова, Лида Мирсаяпова, Әминә Вахитова, Зөһрә Кадыйрова, Гүзәл Гарифуллина, Миңсылу Сахиева, Зинура Кузьмина бар иде.
Кичә җыр-бию белән үрелеп барды. Гүзәл Таҗетдинова, Зилә Бикташева, Гүзәл Бәдретдинова башкарган җырлар кичәне тагын да ямьләде.
Фәридә Фәррахова,
“Ак калфак” хатын-кызлар берләшмәсе җитәкчесе.
Читайте нас: