Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Серләшик
10 декабрь 2018, 12:33

Тәрәзәдә – зәвыклы бизәк-сыннар

Туймазы 4нче мәктәбе балалары кызыклы трафарет-калыплар ясый

Туймазы 4нче мәктәбе балалары кызыклы трафарет-калыплар ясый


Без бәләкәй чакта Яңа елга әзерлек өйне кар бөртекләре белән бизәүгә кайтып кала иде. Күптән түгел исә кәгазьдән бизәк ясауның яңа юнәлеше барлыкка килде – “вытынанка” дип атала ул. Аларны ясау өчен трафарет-калып кирәк.


4нче мәктәптә берничә ел рәттән кышкы тантана алдыннан тәрәзәләрне нәкъ шулар белән бизиләр. Нәтиҗәдә тәрәзәдә тоташ бер күренеш пәйда була: боланнар җигелгән матур чаналарда җилүче Кыш бабайлар, кар бабайлар, фәрештәләр, кар бөртекләре, чәчәкләр, кеше сыннары, төрле кошлар һәм җәнлекләр...

Бу мөлаем яңа ел трафаретларын укытучылары Ләйсән Мәрдамшина җитәкчелегендә хезмәт дәресләрендә 6нчы һәм 7нче сыйныф укучылары әзерли. Калыпларны асылда интернеттан юллап алалар, сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүчеләр исә эскизларны үзләре ясый. Нигез сыйфатында А-4 зурлыгындагы ак кәгазь файдаланыла, әмма зур ватман кәгазен биләгән эшләр дә бар.

– Икенче атна инде хезмәт дәресләрендә кәгазь бизәкләр кисәбез. Һәр класс үз кабинетын бизи, безнең трафаретлар исә җыелыш залы, коридор, ашханә тәрәзәләрен бизәү өчен кулланылачак, – ди Ләйсән Сәетгали кызы. – Вытынанка ясау өчен артык зур чыгым таләп ителми: кәгазь, кайчы һәм пөхтәлек. Вытынанка төрле булала: челтәр, сын рәвешендә, беркатлы, катлаулы (берничә табак биттән ясала), шулай ук төрле төсле. Иң мөһиме – балалар өчен мавыктыргыч шөгыль бу. Дәресләр бер тында үтә. Кыңгырау шалтырауга өстәлләр челтәр эшләнмәләр белән тулган була. Әмма остаханәбез эшен дәвам итәчәк, чөнки бер тәрәзәне бизәү өчен 20ләп трафарет кирәк, мәктәптә исә тәрәзәләр күп.

Берничә көннән соң уку йортын тылсым рухы чорнап алачак. Үтеп баручылар, эшләрен, мәшәкатьләрен онытып, мәктәп тәрәзәләрен карап хозурланачак.

Диана НАСЫЙБУЛЛИНА.
Читайте нас: