Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Серләшик
10 декабрь 2018, 12:06

Гомеремнең иң матур мәле

Картлык турында уйлыйсы килми, әмма еллар үзенекен эшли.


Картлык турында уйлыйсы килми, әмма еллар үзенекен эшли.


Хатын-кызларның, беренче чал чәчен күреп, аннан котылырга тырышуын искә алганым бар. Кирәкме икән бу? Еш кына шул бердәнбер чал чәч бөртеге кешене бизи.

Миңа калса, гүзәл затны чәчнең төсе түгел, аны тәрбияләп, матур итеп җыеп йөрү зыялы итә. Һәм баш киеме – яулык яисә эшләпә, бәлки, кәпәчтер. Бу матур да, өстәвенә, кояш һәм җилдән саклый.

Хәзер кешеләрне тышкы кыяфәтең белән гаҗәпләндерерлек итеп киенергә кирәкмидер инде, мөгаен, чөнки бу өлкән яшьтә аеруча күзгә ташлана.

Килешле кием, бик үк күзгә ташланып тормаган макияж, аз гына бизәнгечләр, борынны ярып кермәслек кенә ислемай – өлкән яшьтәге ханымнарга шуларны киңәш итәр идем. Сылашып торган чалбар, тар ыштан, яшьләрчә ачык майка кию һич килешми. Бервакыт өлкәннәр өчен үткәрелгән чарада кунакларның берсе түзмәде, яшьтәшемә шелтә белдерде: “Гафу итегез, сез итәк кияргә оныткансыз!” Күптән түгел бер хәлгә тап булдым: җиденче дистәне ваклаган, бизәнгән-төзәнгән ханым милли киемдәге мөселман кызын артык тыйнаклыгы өчен битәрләде.

Өлкән яшьтә ничек матур булырга? Минемчә, иң элек матурлык – игелеклелек, күңел байлыгы һәм пөхтә тышкы кыяфәт ул. Битне тарттыру һәм иреннәрне силикон ярдәмендә кабарту гына безгә яшьлекне кайтармаячак, киресенчә, сәламәтлегебезне какшатачак. Ни өчен яшәрергә? Сезне яраткан ирегезгә, балаларыгызга, дусларыгызга һәм ахирәтләрегезгә кирәкме бу? Безне моның өчен генә яратмыйлар һәм хөрмәт итмиләр ич! Телевизор экраннарыннан күренеп киткән кешеләргә тиңләшергә тырышмагыз. Алар бөтенләй башка тормышта яши...

Мәсьәләнең икенче ягы да бар. “Миңа хәзер барыбер”, – ди кайбер пенсионер-апалар. Без үз-үзебезне хөрмәт итмәсәк, башкалар безне санлармы?

Чыннан да, кадерле ахирәтләрем, “картаямыни ул йөрәк?!” Пенсия аз булу да комачауламый моңа. “Көмеш” яшьтә дә матур һәм бәхетле була белү – үзе бер горурлык.

Венера МОРТАЗИНА.


Читайте нас: