Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Серләшик
4 декабрь 2018, 12:53

Үз дөньяңның сурәтен яса

“Родина” мәдәният йортында “Башкортстанның яраткан рәссамнары” проекты белән танышу чарасы узды

“Родина” мәдәният йортында “Башкортстанның яраткан рәссамнары” проекты белән танышу чарасы узды


Литвинов, Солодовников, Шубенков – шушы көннәрдә якташ-рәссамнарның шәһәрнең туган як музее хәзинәләрендә сакланган эшләре “Родина” мәдәният йортында күргәзмәгә куелды. Күптән арабыздан киткән авторлар эшләре белән беррәттән бүген залда замандашларыбызның да әсәрләре урнаштырылды. Күргәзмә уфалы Наил Мәхмүтов тәкъдиме буенча былтыр башланган “Башкортстанның яраткан рәссамнары” чарасы кысаларында оештырылды.

– Проект мәгърифәт-агарту максатын күздә тота, – ди Мәхмүтов. – Төбәкләрдә дә талантлы, оста рәссамнар яшәвен һәм иҗат итүен дәлилли. Ул рәссамнар, скульпторлар, республиканың сәнгать мәктәпләре укытучылары, фотографлар үз эшләрен интернетка урнаштыра алырлык онлайн-күргәзмә буларак уйланылды.

Бүген бу сәхифә кимендә 5000 эш тупланган сәнгать порталына әверелде.

(Дәвамын “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).
Читайте нас: