Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Серләшик
29 ноябрь 2018, 16:39

Вова

(Табиб язмалары)

(Табиб язмалары)


Бу хикәянең авторы – табиб-инфекционист Николай Николаевич Михеев. 1976-2005 елларда ул Туймазы хастаханәсенең балалар-инфекция бүлекчәсендә эшләгән. Тирән белемле, талантлы кеше иде бу. Хәтер-зиһене шәп, урынлы шаярта белә, гаять игелекле җан. Йомшак ягы – шахмат уйнау. Бервакыт ул, һаман эче авырту сылтавы белән, бер авыруны хастаханәдән чыгармый йөртә. Ә сәбәбе башкада: көн саен табиб белән авыру шахмат тактасы артында очраша. Шуңа күрә Михеев авыруны тоткарлый...

Ул пенсиягә чыгу һәм истәлекләр язу турында хыяллана. Язу-сызу эшенә мөкиббәнлеге һәм тел байлыгы укытучы-әнкәсеннән килгән, күрәсең. Медицина документларын тутырганда: “Баланың пульсы агач башындагы маймыллар кебек сикерә”, – дип тә язып куйгалый. Бүлекчә мөдире Әлфия Фәрит кызы Хәсәншина гел шелтә белдерергә мәҗбүр була: “Николай Николаевич, документ ич бу!” Ә ул: “Менә укысыннар инде!” – дип рәхәтләнеп көлә.

2011 елда җитди авырудан соң Михеев бакыйлыкка күчте. Үзеннән соң яхшы истәлекләр, игелекле балалар һәм бер кочак хикәяләр калдырды ул – редакциягә аларны хезмәттәше Әлфия Фәрит кызы китерде. Гади хикәяләр түгел бу – табиб эш көненнән соң язган чынбарлык. Анда булдыксыз аналар өчен әрнү, аларның бәхетсез балалары өчен көяләнү чагылган. Хикәяләрнең күбесе 30 еллап элек язылган, укып карагач исә, замандашларыбызны таныйбыз...


Вованың кермәгән җире юк. Электрон кебек. Аның тормыш эшчәнлеге эзләре бар җирдә күзгә ташлана... Идән, стена, тәрәзә, ишек, тумбочка, урындыклар, өстәлләр, шкафлар, сәкеләр, носилка, юынгычлар, чиләкләр – берсе дә калмаган, Вованың күзләре, куллары аларны капшап-карап чыккан.

Түшәмгә генә буе җитмәгән. Вова ара-тирә аңа уйчан һәм җентекле карашын төби. Аның чагыштырмача тыныч мәле бу. Нәрсәсе белән җәлеп иткән ул түшәм аны, билгесез. Күрәсең, нәкъ үзенең буй җитмәслеге беләндер.

Әмма шулай да ике тапкыр түшәмгә үрелеп-үрмәләп караган ул. Егылып, елап туктаган.

Вованы безнең инфекция бүлекчәсенә күптән эләккән Кашап исемле озын, ябык татар абзые тынычландыра иде.

Әйе шул, Вова тиктормас. Тирә-як мохитне өйрәнү теләге аны бар җиргә дә этәрде. Берничә тапкыр югалгалап та алды.

Ярты көн буе Вованы дежурга чыккан ягымлы санитар Аня түтәй эзләде. Аннары аңа шәфкать туташы, хуҗалык эшләрен башкаручы, туйдыручы, мин карап-барлап чыкканнан соң бушаган авырулар кушылды.

Вованы бер Кашап карт кына эзләмәде. Ул йоклады. Хезмәктәрләребез барлык биналарны да карап чыкты. Вова керердәй һәр почмак тентелде. Ул качардай һәр ишек ачып ябылды.

Аптыраган Аня түтәй Кашап карт белән Вованың караваты торган палатага керде. Әмма карт ялгызы гына йоклый иде. Санитар аны ипләп кенә уятты. Бабай Аня түтәйне игътибар белән, бүлдермичә генә тыңлады да: “Тумбочкаларны карадыгызмы?” – диде. Аннары буш изоляторга атылды. Вова бердәнбер тумбочка эченә оялап, ирис кәнфите суктыра иде.

Икенче тапкыр малай бер атнадан соң гаип булды. Вованы шундук тумбочкалардан эзләргә керештеләр, нәни хәйлә капчыгын шаярттылар. Әмма ул аннан табылмады.

Эзләмәгән җир калмады. Көтмәгәндә кемдер әйтеп куйды: “И, Алла, эзләп мәшәкатьләнәбез тагын! Аны, валлаһи, Кашап карт үзе белән хирургиягә ияртеп алып киткәндер...”

Ул арада Кашап карт пәйда булды. Тик Вовасыз.

– Вова кая? – дип дәррәү кычкырып җибәрдек.

– Кая булсын? Мин чыгып киткәндә шушында иде...

Ул хастаханә чапанын салып атты да, кыштыр-кыштыр атлап, палатага кереп китте. Караваты турында тукталды да, йомарланган юрганга текәлде.

Аня түтәй юрганны эләктереп алды да, Кашап карт кебек, урын-җиргә карап катты. Панцирь-челтәрле караватларга хас булганча, уртада ялгаш сымак уем барлыкка килә, анда хәзер кечкенә калкулык хасил булган. Вова челтәр белән хастаханә түшәге арасында аны-моны белми йоклап ята.

Кашап бабай, көрәктәй озын куллары белән Вованы ипләп кенә алып, Аня түтәй урын-җирен рәтләгәнче, бераз күтәреп торды, аннары аны үз караватына салып, эргәсенә килеп ятты. Какча карт белән ябык Вова тар гына хастаханә караватына икәүләп сыйды.

...И, тиктормас та соң бу Вова. Әмма кайда гына йөрмәсен, авырулар аны нинди генә күчтәнәч белән сыйламасын, кечкенә ординатор бүлмәсендә минем тарафтан аның өчен нинди генә сурәт ясалмасын, ул 10-15 минут саен үзе яткан сигезенче палатага күз салды. Кашап карт урынындамы? Бабай гәзит укыймы, утырып торамы, черем итәме – малай өчен барыбер. Иң мөһиме – палатада булсын.

Бар яклап та хәбәрдар хезмәткәрләребез Вованың әнкәсенә кирәкмәгәнлеген, баланың артык кашык булуын, ул аны көн-төн кыйнавын һәм ачтан үтерергә дә әзер булуын җиткерде.

– Исегездәме, Николай Николаевич, Вова безгә килгәндә нинди иде!

Вованы әнисе белән бергә “ашыгыч ярдәм” машинасы китерде. Бала күкле-зәңгәрле һәм чамадан тыш ябык иде. Авызыннан эренле селәгәй килә. Нишләптер егылып төшкән һәм селкенми дә яткан черки турындагы шигырь юллары искә төште. Вова да хас шул черки иде.

Шәфкать туташы Наталья ишетелер-ишетелмәс ах итте. Мин: “Ничек итеп баланы шундый дәрәҗәгә җиткерергә була?” – дип кычкырып җибәрдем.

Шул чак көтелмәгән хәл булды. Әни кеше эндәшми генә, сәкедән сикереп торды да, Вованы минем кулга ташлап, юк булды. Халатым эренле канга батты. Натальяга: “Капельница әзерлә, без Аня түтәй белән баланы тиз генә юындырып алабыз”, – дип күрсәтмә бирдем.

Бүлекчәдә урын юк иде. Шулчак Кашап бабай, тавыш-тынсыз гына, изолятордагы бала караватын ялгызы яткан палатасына сөйри башлады. Аның янына беркемне дә салмадылар, чөнки бабайның эче авыртты һәм ул төннәрен йокламады диярлек.

Шулай итеп, Вова терелгәнче Кашап карт гел аның янында булды. Бабай көннәре санаулы калуын белгәндәй, бар җан җылысын, бар көчен Вовага багышлады.

Шул көннән башлап ул башкача юеш биләүдә, пычрак күлмәк-ыштанда йөрмәде – барысын да шундук алыштырып тордылар. Кашап бабай хуҗалык шәфкать туташыннан чиста урын-җир җәймәләре таләп итеп, тәмам теңкәсенә тиеп бетте.

Вованы үзе кашыклап ашатты, эчертте, кашык яралы авызын авырттыруын күргәч, имезлеккә күчте.

Каяндыр элекке заманда стоматитны бал белән дәвалауларын ишетеп, аны бер тулы стакан юллап алды. Имезлекне балга мана да, Вованың бозылган авызына каптыра.

Озакламый Кашап карт үтенече буенча Вова өчен ки-ем-салым табып китерделәр. Атна ярымнан соң, Вованың үлмәячәге ачыклангач, мин аның бабайга сыенып йок-лавын күрдем. Ярамый, дип кисәттем. “Өши бит, миңа сыенгач җылына”, – дигән җавап ишеттем.

Мин эндәшмәдем һәм бу мәсьәләне башкача кузгатмадым.

Медицина хезмәткәрләре тырышлыгы һәм дарулар ярдәмендә Вова терелә башлады. Күзләре дә эренләми, авыз эче төзәлде. Вова үзен кая куярга белми.

Әнисен эзләтеп карадык. Әмма күршеләре аның каядыр китүен хәбәр итте.

Көн артыннан көн үтте. Ике ай булды. Вова әнисе юклыгын уйлап та бирмәде. Янында бабасы бар иде.

Милициягә шалтыратып, булдыксыз әнине эзләп табуларын үтендек. Табылды. Хастаханәгә сылуланган, тыныч, оятсыз хатын килеп керде. Мин кәгазьләргә кул куйган арада, баланы киендерә торырга куштым. Булды ди сиңа! Вова янә гаип булды.

Эзли-эзли хәлдән тайдык. Бала авырган вакытта бер кәнфит-печенье, җиләк-җимеш китермәгән хатын, җир тырнап, баланы югалткансыз дип акыра башлады. Аның сөйләмендәге сүгенү сүзләрен флотта хезмәт иткәндә боцман авызыннан да ишеткәнем булмады.

Вованы кабинетым каршындагы шифоньердан эзләп таптым. Бер почмакта тып-тын утыра. Күзләрендә – мөлдерәмә яшь. Аякларын сузган, какча гәүдәсе шифоньер тактасына сеңгән.

Чигәмдә кан дөп-дөп тибә башлады. Шунда аңладым: хезмәттәшләремнең Вованың әнисе турында сөйләгәннәр барысы да дөрес, димәк. Вованың һәр күзәнәге кычкыра кебек иде: «Күрмә, зинһар, күрмә!»

Артымнан кемдер кыш-кыштыр атлап килә. Шул вакыт Вова качкан урыныннан атылып килеп чыкты да, Кашап картның аягына ябышты. Күз яшьләренә төелеп: “Бармыйм аның янына...” – дип шыңшыды. Мин баланың әнисе янына килдем.

– Бар, кайт. Иртәгә килер-сең. Буш кул белән түгел. Кәнфит алып кил, кызыл алма. Баланың анализлары яхшы, аны монда калдырырга ярамый.

Мин дигәнчә булды. Вова көйсезләнсә дә, әнисе белән кайтып китте.

Кашап картны хирургиягә күчерделәр. Ул операциягә ризалашты. Аныңчы палатага кереп, Аня түтәйгә Вованы башкача күрәлмәячәген әйтеп чыккан.

Дүрт көннән соң вафат булды ул. Вова белән исә кабат очрашырга насыйп булды. Аны безгә эче китеп китерделәр. Күзләре шар ачык, кардәшләрен очраткан кебек, безгә карап тора. Шулвакыт аның аңлаешсыз сүзләре арасында “бабай” дигәне ишетелеп калды. Без өнсез калдык. Вова исә үзе яткан сигезенче палатага кереп китте. Палата чиста һәм буш иде. Ул безгә гаҗәпләнеп карады: “Ничек инде бабай юк?” Коридорга йөгереп чыкты. Уңга-сулга каранды. Кыштыр-кыштыр атлап килгән чүәкләрне ишетмәде. Бүлекчә буйлап бик озак йөрде ул, Кашап картны эзләде. Аня түтәйнең кулында йокыга талды.

Иртән бер карарга килдем. Вованың әнисен башкача эзләтмәдем. Савыга-тернәкләнә башлау белән, малай турында баш табибка хәбәр иттем. Без Вованы балалар йортына тапшырырга әзерли башладык.

Вованың әнисе башкача күренмәде...

Николай МИХЕЕВ.


Читайте нас: