Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Серләшик
26 ноябрь 2018, 12:11

Яңа елга әзерләнә башларга вакыт

Яңа ел – чагу, хәтердә кала торган бәйрәм. Байтак хуҗабикә бәйрәм табынын алдан хәстәрли. Гәзитебез аларга шушы вакыйгага әзерләнергә ярдәм итәчәк.

Яңа ел – чагу, хәтердә кала торган бәйрәм. Байтак хуҗабикә бәйрәм табынын алдан хәстәрли. Гәзитебез аларга шушы вакыйгага әзерләнергә ярдәм итәчәк.


Табынга нәрсә куярга соң? Яңа елны ничек каршы алсаң, ел шулай киләчәк дигән ырым бар. 2019 – Дуңгыз елы. Һәрхәлдә табынга дуңгыз итеннән койка һәм башка ризыклар куярга киңәш итмәс идек. Томалап пешерелгән яисә кыздырылган тавык, үрдәк, каз, сыер, сарык, куян итенә өстенлек бирегез.

Салатлар һәм гарнир өчен борчак, фасоль, ногыт, ясмык, мулдан яшелчә кулланыгыз. Чәй янына җиләк-җимеш, баллы камыр ризыклары куегыз. Дуңгыз бөртеклеләр ярата, шуңа күрә табынга ботка куярга онытмагыз.


Җиңсәдә пешкән үрдәк

Майонезга сарымсак уып салабыз. Аджика өстибез. Чама белән тоз, борыч сибеп болгатабыз.

Шуны үрдәкнең эченә-тышына сылыйбыз һәм җиңсә эченә кичтән тыгып куябыз.

Иртән духовкада 1 сәгать тотабыз. Җиңсәдән алып подноска салабыз. Өстенә табада кыздырган кукуруз, яшел борчак, кишер сибәбез. Өстенә түгәрәкләп суган куябыз. Бәрәңгене урталай ярабыз, табада кыздырып, кырыена тезәбез. Табынга кайнар килеш чыгарабыз.

«Цезарь» салаты

Пешкән тавык итен шакмаклап турыйбыз. Арыш ипиен шакмаклап турап, бер тырнак сарымсакны угычтан уабыз, бераз майланган һәм кызган табада икесен бергә кыздырабыз. Ипи кетердәп торырга тиеш.

Пекин кәбестәсе, пешкән йомырка, помидорны турыйбыз. Ингредиентларны катлам-катлам итеп тәлинкәгә җәябез. Өстенә уылган сыр сибәбез.

2 кашык табигый йогырт, 1 калак горчица, 1 кашык лимон суты, бер чеметем тоздан соус ясыйбыз. Барысын бергә яхшылап туглап, салат өстенә агызабыз.


«Гыйнвар» салаты

1 банка яшел борчак, 400 г кәбестә, уртача зурлыктагы 1 баш суган, 100 г ысланган колбаса, 1 пешкән йомырка, майонез, яшел тәмләткечләр һәм бераз тоз, аш серкәсе, әз генә шикәр комы (кәбестәне уып салу өчен) кирәк булачак.

Суганны, колбасаны вак шакмак-лап турыйбыз. Кәбестәне озынча итеп турап, шикәр комы, тоз, аш серкәсе өстәп уабыз, яшел борчак һәм йомырка салып, майонез кушып болгатабыз. Яшел тәмләткечләр белән бизибез.


Лазанья

Камыр өчен 2-3 стакан он, 1 стакан су, 2-3 йомырка, 1 аш кашыгы үсемлек мае, чама белән тоз кирәк. Камырны басып, суыткычка куеп торабыз. Аннары кирәкле рәвешкә китереп җәябез.

Эчлек өчен сыер итеннән фаршны үсемлек маенда кыздырып, тоз, борыч, томат измәсе өстибез.

Бешамель соусы өчен 50 грамм акмай, 40 г он, 1 литр сөт, мөшкәт чикләвеге таләп ителәчәк. Атланмайны эретеп, он өстибез, сүрән утта гел болгатып торып, акрынлап кайнар сөт кушабыз һәм куерганчы пешерәбез, вакланган чикләвек өстибез.

Үсемлек мае белән майланган табага катлап тезәбез: камыр, соус, фарш, каты сыр, янә шулай кабатлыйбыз. Соңгы катламга сыр уабыз һәм соус салабыз. 180 градуска кадәр кызган мичтә 30-40 минут пешерәбез. Өсте көеп китмәсен өчен тәүге 20 минутта фольга белән каплыйбыз.
Читайте нас: