Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Серләшик
26 ноябрь 2018, 12:03

Серләшик

Сабый әнисенең барлык бәхетсезлекләрендә гаепледер кебек

Сабый әнисенең барлык бәхетсезлекләрендә гаепледер кебек



Бүген балалар дәваханәсенә белешмә алырга бардык – соңгы атнада улыма ютәл, томау төште. Чират көтеп утырганда ирексездән тирә-яктагы әниләрне күзәттем. Күпләре үзләре дә балалыктан чыкмаган әле. Шул чагында бу яшь әниләргә мәхәббәт җитмәвен аңладым. Баласын юк-барга тарткалап-кагып торуында, аңа усал, ярсулы тавыш белән эндәшүендә сизелә бу. Эргәдә торган сабый әнисенең барлык бәхетсезлекләрендә гаепледер кебек тоела иде. Анализга кан тапшырганнан соң хастаханәне тутырып елаган баланың бармагына өрәсе, кочаклап алып, хәзер үтәчәк дип тынычландырасы урынга, әни кеше ике яшьлек бахыр балага: “Нәрсә кеше алдында кыланасың?” – дип кычкыра.

Кыскасы, коточкыч хәл. Аңлыйм, хис-тойгылар ташкан чак та була, әмма без, өлкән кешеләр, үзебезгә, кешеләргә, дөньяга карата эчке мәхәббәтебез хәзинәләре һәрчак тулыланып торуын кайгыртырга тиеш. Моңа, мөмкин булса, балалар туганчы өйрәнергә кирәк... Югыйсә, без буыннан буынга мәхәббәткә тиенмәгән балалар үстерәчәкбез. Үсеп җиткәч алардан бу дөньяга үзләре кебек аһәңсез, кешеләрне сөймәгән бәндәләр яралачак.

Берничә ел элек беренче баламны югалттым. Бу минем балаларга, гомумән, тормышка карата мөнәсәбәтемне үзгәртте. Арслан тугач, мин моны Ходай Тәгаләнең гаиләбезгә бүләге дип кабул иттем. Авырлыклар куркытмады мине һәм хәзер дә куркытмый, чөнки бу шушы бүләкнең бер өлеше. Баланың елавы, йокысыз төннәр, көйсезләнүе, сырланган-чуарланган обойлар, ватык телефон, тискәреләшү кебек... Сабыебызны көткәндә ирем белән шулкадәр мәхәббәт-сөю тупладык ки, мин аны безнең арадагы ялтырап торган энергия шары итеп тоям һәм гаиләбезгә бәйле һәр нәрсә – шатлык, бәхет ул.

Сөеп, сөелеп яшәгез. Илаһи көчләр балаларыгызны сакласын.

Гүзәл Хәсәнова.

Читайте нас: