Нәрсәне дә булса тыючы закон чыкмаган бер генә атна да юктыр ул.
Менә хәзер дә Ленинград өлкәсенең Законнар чыгару җыелышы депутаты Владимир Петров баш прокурорга яшьләр мохите җайга салынганчы Русиядә рэперлар концертларын тыярга дигән мөрәҗәгать юллаган.
Депутат фикеренә караганда, рэпның яшьләргә йогынтысы начар, шуңа да алар явызлаша. Керчь “мәргәне” һәм Архангел “шартлатучысы” өчен җаваплылыкны да депутат музыкага кайтарып калдырды. Янәсе, рэп ише “дөрес” булмаган музыка яшьләрне билгесезлеккә этәрә.
Уйлап карасаң, үткән заманнарда да сәнгатьнең төрле жанрлары яшерен булган ич, шул исәптән музыка да. 60нчы елларда, мәсәлән, джаз тыелган. Озакка сузылган сугыштан соң җиңеллек, күңел көрлеге, яхшы кәефкә сусаган халыкка тансык булган ул. Ләкин илебез җитәкчеләре аңа катгый каршы чыккан. Югары даирәдәге бер түрә джаз буржуаз мәдәниятне алга сөрә дигән. “Бүген джаз тыңлаячак, иртәгә илен сатачак” ише өндәмәләр дә барлыкка килгән.
Соңрак яшьләр рок белән мавыккан. Джаз “юаннар музыкасы” булса, рок “йонлачлар” музыкасы булып исәпләнгән. Ул да тыелган. Әмма барыбер башкарганнар. Бу гына да түгел әле. Кешеләр рәссам-импрессионистларның картиналары күчермәләрен үзара алмашкан. Хемингуэ й, Зощенко, Гумилев, Солженицын әсәрләрен качып укыган.
Шансонны искә төшерик. Бүген нәкъ шулай аталган телевидение каналы да бар хәтта. Ә 90нчы елларда “ристан” җырлары бар җирдән дә куыла иде. Хәзер рэпка чират җитте.
– Алмашка нәрсә тәкъдим итә алабыз соң? Тыелмаган җырлардан “Под нашими спортивными знамёнами” җыры гына бардыр, ахыры, – дип көлемсерәп фикер йөртә “Говорит Москва” радиостанциясе баш редакторы Сергей Доренко. – Яшьләрне ничек коткарырга? Нәрсә эшләргә? Шундук 50 яшьлек, ике-өч дәвамлы авырулы булып, күңелләрендә ватанга тугрылык тойгысы белән тусалар әйбәт булыр иде дә ул – яхшы мәгънәдә әйтүем инде.
Тик җәмгыятебезне түрәләрнең юләр карарларыннан коткарырмы соң бу? Ай-хай...