Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Серләшик
19 ноябрь 2018, 12:58

Мәхәббәт томау түгел – җиңел генә котылалмыйсың

Туймазылылар “ХАХАЧУ” студиясенең (Уфа) яшьләр спектаклен карады

Туймазылылар “ХАХАЧУ” студиясенең (Уфа) яшьләр спектаклен карады


Яраткан кешегез сезгә үлемечле авыру, мәсәлән, ВИЧ йоктырса, нишләр идегез? “#Life” (Тормыш) спектакленең төп каһарманнары шушы мөһим сорауга җавап эзли. Спектакльне татар драма театры сәхнәсендә шәһәребез колледжлары студентлары алдында Уфада актёр Константин Хабенский тарафыннан оештырылган “ХАХАЧУ” иҗади үсеш студиясен тәмамлаучылар куйды.


Хыянәтне ничек кабул итәр-гә? Сөйгәнең шундый хәлгә калдыргач, мөнәсәбәтләрне дәвам итү мөмкинме? Нишләп төзәлмәслек хатага юл куймас өчен, тукталу, уйлану мөһим? Яшь, һәвәскәр актёрлар бер сәгать дәвамында шул хак-

та бәян итте. Хисле әңгәмәләр урамда халык фикерен ачыклау күренеше белән үрелеп барды. Алар ВИЧ турында белгәннәрен сөйләде. Актёрлар залда утырган үсмерләр күңеленә ачкыч ярата алды. Спектакльдән соң байтак тамашачы ВИЧка тест үтте.

– “#Life” – гомернең һәр мизгелен кадерләргә, үлемечле авыру каршында да каушап калмаска өйрәткән мәхәббәт һәм катлаулы карар тарихы, – ди егете ВИЧ йоктырган кыз ролен башкарган Ангелина Шушина.

– Рәсми саннар халыкның ни дәрәҗәдә зарарлануын тулысынча чагылдырмый, – ди табиб-инфекционист Лилиана Ишморатова. – Чынлыкта бу күрсәткеч ким дигәндә өчләтә артык. Чөнки кешеләр тикшеренергә теләми. Дөреслекнең күзенә карарга курка. Үзләрен үлемгә дучар итә, читкә тибелүләреннән шөрли. Бүген шәхси мөнәсәбәтләрдә дөрес карар кабул итү мөһим, чөнки инфекция йоктыруның элеккечә иң киң таралган ысулы – җенси юл.

Туймазыда бу тамашаны район Хакимиятенең яшьләр сәясәте тармагы оештырды. Ул Бөтенрусия “Стоп ВИЧ/СПИД” чарасы кысаларында узды.

Ләлә МУСИНА.

Читайте нас: