Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Серләшик
19 ноябрь 2018, 12:24

Алсу йөзле, айдай кашлы

10 яшьлек туймазылы – “Башкортстанның нәни гүзәле”

10 яшьлек туймазылы – “Башкортстанның нәни гүзәле”

Диана НАСЫЙБУЛЛИНА


Уфада Башкортстанның нәни гүзәле” бәйгесе үтте. Анда 6-13 яшьлек кызлар катнашты. Араларында өч туймазылы: 9 яшьлек Виалина Хәбибуллина (Туймазы 4нче мәктәбе укучысы), 10 яшьлек Милена Гыйниятуллина (Туймазы 2нче мәктәбе) һәм 11 яшьлек Ангелина Локманова (Туймазы 7нче мәктәбе) да бар иде.

Нәни гүзәлләр гадәти биремнәр үтәде: үзең белән таныштыру, иҗат бәйгесе, кичке һәм көндәлек күлмәкләр тәкъдим итү.

Милена Гыйниятуллина бәйгенең җиңүчесе дип танылды. Ангелина белән Виалина вице-мисс булды. Алар барысы да “Башкортстан гүзәле” республика модельлек агентлыгының Туймазы филиалында шөгыльләнгән. Бәйгегә кызларны филиал җитәкчесе, бөтенрусия “Татар кызы”, республика “Нәүрүз гүзәле” бәйгеләре җиңүчесе Алинә Гыйззәтуллина (Кандра авылыннан) әзерләгән.

– Милена – чагу, иҗатка мөккибән кыз, – дип сөйли ул. – Җиде яшеннән нәфис гимнастика белән шөгыльләнә, икенче өлкәннәр разрядына ия, төрле югарылыктагы бәйгеләрдә яулаган дистә-ләгән медале бар. Милена инглиз телен дә мавыгып өйрәнә.

Ангелинага модель булу өчен Ходай бар сыйфатларны да мулдан биргән: сары чәчләр, нәфис-төз гәүдә (буе 164 см).

Виалина көрәш сәнгате белән мавыга. Бәйгедә каратэ алымнарын тәкъдим итеп, яугир холкын күрсәтте һәм шул рәвешле башка кызлардан аерылып торды ул.
Читайте нас: