Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Серләшик
9 ноябрь 2018, 19:23

«Яңгыр ботка»сыннан авыз итәсезме?

Карамалы-Гобәй мәдәният йортында авыл клублары арасында фольклор коллективлары фестиваленең Йомгаклау концерты үтте

Карамалы-Гобәй мәдәният йортында авыл клублары арасында фольклор коллективлары фестиваленең Йомгаклау концерты үтте

Диана НАСЫЙБУЛЛИНА


“Дәверләр агышы” чарасы октябрьгә аяк басу белән башланган иде. Сайлап алу өлешендә 27 коллектив катнашты, шуның 17се финалга чыкты. Үзешчән артистларның яше чикләнмәде, шуңа күрә үзләренең актёрлык осталыгын балалар да, өлкәннәр дә күрсәтә алды. Һәркайсы милли үзенчәлекне чагылдырырга, әбисенең сандык төбеннән юллап тапкан сирәк ядкәрне күрсәтергә тырышты.

– Борынгы заманда гаиләдә кыз бала тугач, аның әнкәсе, әбисе һәм туталары аңа атап, бирнә туплый башлый һәм сандыкка җыеп бара, – дип бәян итә фестивальнең Төп бүләген яулаган Кандракүл мәдәният йорты администраторы Альбина Сәгыйтова. – Башкорт кызларының бирнәсенә мотлак бизәкле келәмнәр, паласлар кергән. Миңа бу хакта әнкәй бәян итә иде. Борынгы ядкәрләр – тукылган келәмнәрне кадерләп саклаган һәм безгә чыгыш ясау өчен тәкъдим иткән авылдашларыбыз Зөлфирә Сафина, Хөмәйрә Дәүләтшина, Сирина Сөләймановага рәхмәт.

Югары Бишенде авылы артистлары, корылык чорында халыкның яңгыр сорап, ботка пешерү йоласын күрсәтте.

Тукай авылы вәкилләре җен-зәхмәткә каршы көрәшкә чыккан – алар яңа туган баланы күз тиюдән өшкерү йоласын сәхнәләштергән.

Беренче урынны Төмәнәк һәм Бишкурай авылы мәдәният йортлары бүлешкән, икенче урында – Николаевка һәм Үрмәкәй коллективлары, өченче – Карамалы-Гобәй һәм Ярмөхәмәт мәдәният учаклары.
Читайте нас: