Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Серләшик
9 ноябрь 2018, 19:12

Алайса раковинада юабыз инде!

Ах, бу әниләрне, аеруча яшьрәкләрне! Бар эшне дә үз иңнәренә йөкләргә тырыша алар.

Ах, бу әниләрне, аеруча яшьрәкләрне! Бар эшне дә үз иңнәренә йөкләргә тырыша алар. Тизрәк фатирны җыештырырга кирәк, төшке аш әзерләргә һәм кер юып алырга... Иң мөһиме – барысын да үзеңә ошаганча, үзең эшләргә. Һәм бу вакытта янәшәдә беркем дә шыңшып, кулга алуны сорап тормасын!

Берничә ел үтә. Туганнарга горурланып улыбызның акыллы китаплар укуын, роботлардан җәһәт кенә конструктор корып куюын, инглизчә сәлам бирүен хәбәр итәбез. Ашауга да көр булуын. Күлдәвек ерып йөреп кайтканнан соң чираттагы җансурәтен карарга утыруына (бу вакытта исә әнисе аның кроссовкаларын юа) әллә ни әһәмият бирмибез.

Бала тора-бара моңа күнегә. Нигә артык хәрәкәт эшләргә әле? Идәнгә ташланган бишмәтне элеп, чынаякны юып куярдай кеше һәрвакыт табылачак ич.

Китә эшләр хутка. Артык көч түкмичә, баш ватмыйча, әзергә-бәзер яшәргә тамам өйрәнгән инде ул. Әниләр, туктагыз! Мин ир бала тәрбияләгән әниләргә мөрәҗәгать итәм. Аларга тир түгәргә – ботинка баулары белән көрәшергә, төерсез манный боткасы пешерергә (әнисе ярдәме белән, билгеле), базардан карбыз күтәреп кайтышырга мөмкинлек бирегез. Ир-егетләр булып үсәргә ярдәм итегез. Авырлыкларны җиңү, үз-үзең өстендә эшләү юлы бу.

Танышым ике ул тәрбияли – берсе дүртенче, икенчесе беренче сыйныфта укый. Үз йортлары белән яшиләр, эш күп. Бервакыт мәктәптән соң солдатлы уйнаган малайларына карап тора да: “Әнигә ярдәм итәргә кирәк. Көрәк белән коралланыгыз да, кишерне казып алыгыз. Бушагач, ярдәмгә килермен”, – ди. Өлгерми. Чөнки уллары чын ИР-ЕГЕТ булып үсеп килә. Аннары, акыллы әни балалары башкара ала торган эшкә барып тотынмый инде ул. Алардан соң мәшәкате күбрәк, әлбәттә, әмма өйрәнергә кирәк ич! Күптән түгел сеңлеләрен алар карамагына калдырдым. Мин булмаганда кызым “олы йомышын” үтәп куйган. Улларым шалтырата: “Без аны таста юындырырга теләгән идек, каршы килде. Раковинада юдык. Дөрес эшләгәнбезме?” – дип сорыйлар.

Әйдәгез, улларыбызга чын ир-егет булып үсәргә комачауламыйк.


Венера АШИРОВА.


Читайте нас: