Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Серләшик
6 ноябрь 2018, 13:21

Ир-егет – хатын-кыз чагылышы

Ноябрьнең беренче шимбәсендә Бөтендөнья ир-егетләр көнен билгеләүне көчле затлар үзләре уйлап тапканмы?

Ноябрьнең беренче шимбәсендә Бөтендөнья ир-егетләр көнен билгеләүне көчле затлар үзләре уйлап тапканмы?



– Ноябрьнең беренче шимбәсендә Бөтендөнья ир-егетләр көнен билгеләүне көчле затлар үзләре уйлап тапканмы? – дип сорады көлемсерәп хезмәттәшем.

– Әйе, – дип җавап бирдем. –

8 Мартны да, хатын-кыз киеменең шактый өлешен дә алар уйлап чыгарган.

Борынгы ирләрнең мәгарәгә иң элек хатын-кызны кертеп җибәргән заманнары (чөнки анда арыслан булырга мөмкин) күптән үтте. Бүген ул әдәплелек кагыйдәләренә нигезләнеп шулай эшли. Әмма шуңа карамастан, намуссыз, үзен генә яраткан, иркен тормышка күнеккән ир-атлар турында фикер йөртү дәвам итә. Әмма элек алар байтак сыйфатлары белән гүзәл затларга тартым булган.

Ышанасызмы-юкмы, Мөхәммәд пәйгамбәр заманында яшәгән гарәбләр күз кабагына иннек сөрткән, ул сәяхәтчеләргә комда чагылган кояш нурларыннан сакланырга ярдәм иткән. XV гасырда гади генә бәйләү станоклары барлыкка килгәнче, бәйләм тоту фәкать ирләр эше булган һәм сирәк очрый торган сәнгать дип саналган. XVI гасырда һәм XIX гасыр уртасына кадәр диярлек Европада ир-атлар оек һәм кыска тар ыштан кигән, хатын-кызларны исә аяк йөзеннән күлмәк киеп йөрергә мәҗбүр иткәннәр.

Элек славяннарда да, европалыларда да сыраны хатыннар ясаган. Уртанчы гасырларда гына сыра җитештерү ир-ат монастырьлары шөгыленә әверелгән.

Урта гасырда хатын-кызларга үкчәле аяк киеме кию тыелган, бу үзеңне ир-аттан өстен кую дип исәпләнгән.

Элек фәкать кенәзләр генә кигән сарафанны да (фарсы сүзе, “sefare”) гүзәл затлар бездән тартып алды. Хатын-кызларның байтак әйбере һәм гадәте исә ирләрнекенә әверелде. Әмма җәмәгать челтәрләрендә намуссыз ир-ат дөньясы турында бәхәс дәвам итә.

80нче еллар “боевик”-ларында төшкән актриса Синтия Ротрок алыш оештырган, анда үзенең кул астындагы кызлар белән ир-атларны җиңгән. Шушы вакыйга һәм Валентина Терешкова галәмгә очканнан соң ир-атлар белән хатын-кызлар тиң хокуклыга әверелде.

Тормыш угы патриархаттан хатын-кыз өстенлеге ягына борылды. Кызлар катнашкан теләсә кайсы клипны ачып карагыз, хыялыгызда аны урта гасыр мәйданына күчерегез һәм ир-атның узган йөзьеллыкныкыларга караганда гүзәл затларга итагатьлерәк мөнәсәбәттә булуын аңларсыз. Чөнки бу сыйфаттан тыш ул гади борынгы заман кешесе булып калыр иде.

Эмиль МУСИН.


Читайте нас: