Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Серләшик
25 октябрь 2018, 11:44

Киберинспектор булырга телисезме?

“Ал җилкәннәр” балалар-үсмерләр клублары үзәге "Ровесник"та Ачык ишекләр көне үткәрде

“Ал җилкәннәр” балалар-үсмерләр клублары үзәге "Ровесник"та Ачык ишекләр көне үткәрде
Очрашу барышында укучыларга шәһәр һәм районның “Ал җилкәннәр” клублары нәрсәләр тәкъдим итүе турында бәян иттеләр.

Кызыклы юнәлешләр җитәрлек биредә: агачны яндырып сурәт ясау, сырлап кисү, актёрлык осталыгын үзләштерү... Күпләрне “Туймазы шәһәре киберинспекторы” ирекле ярдәмчеләр хәрәкәте кызыксындырды. Аның бурычы – төрле алдакчылар тозагына тарымас өчен яшь буынны интернет-хәвефсезлеккә өйрәтү. Үзәкнең икенче юнәлеше – “Яшь янгын сүндерүчеләр дружинасы”. Анда катнашучылар яшьтәшләре арасындагы төрле уеннарда, бәйгеләрдә, мәгърифәт-агарту әңгәмәләрендә катнашып, янгын сүндерү-гамәли спорт командасына керәчәк.

Кызыкмы? 7-99-36 телефонына шалтыратыгыз.


Читайте нас: