Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Серләшик
22 октябрь 2018, 12:07

Башкалар кебек булмау авыр икән

Физик кимчелекле кешеләргә яшәргә никадәр авыр булуы турында уйланганыгыз бармы?

Физик кимчелекле кешеләргә яшәргә никадәр авыр булуы турында уйланганыгыз бармы? Бер туганым вакытлыча ике кулы белән дә эшләү сәләтен җуйды. Мин аның интегүен, гади генә эшләрне – юыну, киенү, ашауны авырлык белән генә башкаруын кызганып күзәтәм. Шуның ише гомерлеккә хәрәкәтләнү мөмкинлеге чикләнгән, сөйләме катлауланган кешеләр дә бар бит.

22 октябрьдә дөньякүләм җәмәгатьчелеге тотлыгучы кешеләр көнен билгели. Юкка гына уйлап табылмаган бу көн: тотлыгучы кешенең күбесе үз мохитендә чак мөртәткә әверелми. Тирә-юньдәгеләрне барлагыз әле. Анда мотлак тотлыгучы кеше бар яисә булган. Аны үчекләгәнне, аңа төрттергәнне күп тапкыр күргәнегез булгандыр.

Җир шарын гаджетларга күмгән мәдәни дөньяның шәхси мөнәсәбәтләргә кагылмавы кызганыч.

Хәтта сәламәт кешеләргә дә балачактан ук йөз-кыя-фәт, уңышлылык үрнәк-калыбы сеңдерелә. Шул калыпка туры килмәгәне тәнкыйтькә дучар була. Модель таләпләреннән ерак кыяфәтле үсмерләр өчен чиктән тыш газап, башкаларга каныгу өчен сәбәпкә әйләнә бу. Нинди дә булса кимчелекләре булганнар турында әйтеп тә торасы юк инде. Аларга карата үзләрен әдәпсез тотучылар чамадан тыш явызлыктан шулай кыланмыйдыр. Чит планетадан килгән затка караган кебек караш, кимчелекләреңә кабат-кабат төрттереп торуны кабул итү никадәр авыр икәнен аңламый шул алар.

Үзеңнән көчсезрәк, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм иткәндә генә без язмышыбызның чын мәгънәсенә – кешелекле, кечелекле, игелек-ле булуга ирешә алабыз, минемчә. Башкаларга ярдәм итеп кенә, чын-чынлап көчлегә әвереләсең. Аларны инде эш, акча, дәрәҗә югалтулар сындырмаячак. Бер мәл сәламәтлекне югалтып, башкалар белән бер тиң булалмый башлагач, кабат аякка басып китү өчен.

Рината СӘЛАХОВА.


Читайте нас: