Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Серләшик
16 октябрь 2018, 13:47

Театр сәхнәсеннән – кино төшерү мәйданчыгына

Татар драма театры артистлары кыска кинофильмда уйнады

Татар драма театры артистлары кыска кинофильмда уйнады


“Спутник” кинокомплексында кыска “Нигез йорты” фильмы тәкъдим ителде, анда Туймазы татар драма театры артистлары һәм Төмәнәк авылы халкы катнаша. Туган якларын һәм таныш йөзләрне зур экраннан карарга теләүчеләр шулкадәр күп иде, хәтта стена буенда өстәмә урындыклар урнаштырырга туры килде.

Фильмда төп рольләрне театр актёрлары, Баш-кортстанның атказанган артистлары Римма Ключарёва, Алик Зәйлалов башкара, күренешләрдә БРның атказанган артисткасы Гөлназ Латыйпова, Чулпан Раянова уйный, төмәнәклеләр күмәк күренешләрдә катнаша.

Фильмның сценарие шуннан гыйбарәт: Сания әби башкорт авылында гомер итә. Кызы Энҗе ире һәм ике баласы белән Владивостокта төпләнеп калган. Алар әниләрен һәм әбиләрен үзләре янына китәргә үгетли. Әмма карчык каршы килә: “Нигез йортны ничек ташлап китим инде?” Шул чагында балалары аңа картлар йортына күченергә тәкъдим итә. Балаларына ихтирам йөзеннән ул ризалаша һәм... җан тынычлыгын җуя. Әмма тормышта һәрчак бәхеткә урын бар, Сания әби фильм ахырында аңа ирешә.

Күптән түгел “Нигез йорты” Аланьяда (Төркия) Халыкара “Без бергә-2018” фестивале лауреаты булган. Режиссёрлар Әмир Галиәскаров һәм Насур Юрушбаевның кыска драмасы “Уңышлы актёрлык эше” бүлегендә җиңгән.

– Актёрлар һәм фильмны төшерү урынын сайлау өчен безгә байтак вакыт таләп ителде, – дип сөйли продюсер Әлфия Һадиева. – Без республиканың күп кенә театрларында булдык, әмма я өлкән яшьтәге актёрлар табалмадык, я күпсанлы фильм төшерү төркеме эше өчен шартлар канәгатьләндермәде. Өметсезлеккә бирелгән чак та булды. Әмма могҗиза бар. Безнең студиягә элекке дустыбыз, Төмәнәктә яшәүче Фәнир Галимов күз салды.

Мәшәкатебезне тасвирлап биргәч, ул эшебезне үзенең “Бабай утары” музей комплексында оештырырга һәм Туймазы татар драма театры артистларын чакырырга тәкъдим итте. Эш өчен искиткеч яхшы шартлар тәэмин ителде һәм нәтиҗәсе дә озак көттермәде.

– Фильмда төшәчәгем мәгълүм булган көнне әле дә хәтерлим, – ди татар драма театры актёры Алик Зәйлалов. – Ял көнем иде, шулай да театрга сугылдым. Директор кабинеты турыннан үтеп барганда, көтмәгәндә ишек ачылып китте һәм аннан халык чыга башлады. Мине күреп, кемдер кычкырып җибәрде: “Менә ул, менә ул!” Аптырап калдым, әлбәттә. Җитәкчебез Фирзәт Фәрит улы эргәмә килеп: “Әзерлән, кинога төшәчәксең!” – димәсенме. “Нигез йорты” режиссёрлары Римма Ключарёва белән минем катнашлыктагы бер спектакльне караган икән һәм безнең уенны ошаткан. Нәтиҗәдә аны Сания карчык роленә, ә мине төп ир-ат роленә билгеләделәр.

Тәүге күренешләр “Изум-руд” профилакториенда төшерелде. Анда картлар йорты урнашкан, имеш. Баштагы ике сәгатьтә үземә урын табалмадым. Ни дисәң дә кино – театр түгел. Әмма аннары ияләшеп киттем.

Биредә дүрт көн төшерделәр, иртәнге сәгать сигездән кичке сигезгә кадәр! Аннары Төмәнәккә күчтек. Операторның чишмәдән учлап су эчкәнемне зур итеп күрсәтәсе килде. Нәрсәсе бар инде диярсез. Әмма ул тиешле ракурсны сайлый алмый гаҗиз булды. Октябрь ае. Кулларым өшеде. Зарыгып көткән: “Булды, төшердек!” – дигән сүзне ишеткәнче бер гомер үткәндәй тоелды.

Бу – драма, әмма көлке-мәзәккә дә урын бар. Режиссёр һәм сценарий авторының минем холкымны ача алуы сөендерде. Игелекле мәзәкләрсез минем каһарманга нәрсәдер җитмәгән кебек иде.


Венера ИЛЬЯСОВА,
Зилә АБДУЛЛИНА


Читайте нас: