Артист Дмитрий Хворос-товскийның бер дусты аңа бәйле очракны хәтергә төшерде: “Дима интервьюга китеп барганда аның юлында чүпрәк, чиләк тоткан идән юуучы бер ханым баскыч алдында егылып китте, шунда ук полиция хезмәткәре документлар тикшереп тора иде. Кешеләр туктап торуны кирәк санамады, мин аны-моны уйлаганчы, Хворостовский бу хатынның җиһазларын бер кулына, үзен икенче кулына эләктереп алды һәм аны баскычтан күтәреп диярлек алып менде...”
Гаҗәпләнерлек бер нәрсә дә юк кебек. Ир-ат хатын-кызга ярдәм иткән. Чын күңелдән.
Элек малайларны балачактан: «Син – ир-егет. Син көчле, батыр һәм игелекле булырга тиеш», – дип өйрәттеләр. Һәм малайлар шулай эшләргә тырышты да. Әтиләренә, күршеләренә, мәктәптә һәрвакыт ишек ачып, кызларны кабинетка үткәргән физика укытучысына охшарга теләде.
Хәзер барысы да җитәкче булырга, алга чыгарга омтыла. Терсәкләре белән ерып баралар. Менә тормыштан бер күренеш. Автобус килеп туктарга өлгермәде, капчык, биштәр күтәреп азапланмаган таза озын егетләр алга омтылды.
Уңайлы урынга урнашкач, өчесе телефонга текәлде, берсе йоклаганга салышты... Ябыштырып куйганнар диярсең. Аларны утырган урыннарыннан бернинди көч тә кузгата алмый иде. Янәшәләрендә әниләре яшендәге апалар басып торса да, йөзләрендә оятның әсәре дә күренмәде.
Оялуның нәрсә икәнен белмиләрме? Аның каравы, биләүдән үк балага тукый башлыйбыз: “Син иң акыллысы, син иң зирәге!” Әни кеше эштән кайта. Ике кумта әйбер күтәргән, өстәвенә, улының портфелен дә. Улы янәшә атлый. Авыр була күрмәсен. Үз бурычыңны онытып, җиңел яшәү гадәте шулай барлыкка килә дә инде.
Ир-егет – батырлык үрнәге. Аңа ничә яшь булуы – өчме яисә 23ме – мөһим түгел. Шуңа күрә оныгым белән урамга йөрергә чыкканда аның өчен үзенең егетлеген күрсәтү мөмкинлеге биргән гамәлләр уйлап табам. Менә ул курыкмыйча таучыктан шуып төшә. Үзем исә: “Мин куркам. Ай, егылам! Ярдәм итегезче!” – дип тәкрарлаган булам. Һәм күз читем белән генә сабыйның минем янга йөгергәнен күзәтәм. Ул миңа кулларын суза.