Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Серләшик
15 октябрь 2018, 13:47

Әбиләр чуагын озаттык, бәлешләр белән сыйландык

“Бабай утары” этнография комплексында фольклор бәйрәме үтте

“Бабай утары” этнография комплексында фольклор бәйрәме үтте


Табигатьтә була шундый бер мизгел, җәйнең чагу буяулары уңарга өлгермәгән әле, көз исә безне мул уңышы белән сөендерә. Бу мизгелне “әбиләр чуагы” дип атыйлар, аны нәзакәтлелеген һәм яшьлек назын җуйган, әмма юмартлык һәм зирәклек-акылга тиенгән хатын-кыз гүзәллегенә тиңлиләр.

“Әбиләр чуагы” бәйрәмен билгеләү безнең халыкта да элек-электән килгән.

Шушы көннәрдә бу бәйрәм Төмәнәк авылы этнография комплексында үтте. Анда безнең һәм күрше район мәдәният йортларының фольклор, вокал коллективлары җыелды. Алар күчтәнәчкә милли ризыклар алып килгән.

Бәйрәм матур җырлар белән үрелеп барды. Һәм, әлбәттә, милли уеннар, мәрәкәләр тәкъдим ителде, бу хакта тамашачыларга артистлар гаять үзенчәлекле бәян итте. Мондый бәйрәмнәр безнең ата-бабаларыбызда гадәттә ярыш рәвешендә үткәрелгән, шуңа күрә биредә дә уңган-булган хуҗабикәләр һәм чәмле артистларны жюри әгъзалары бәяләде. Катнашучыларның аш-суга осталыгын җәмәгать тукландыру оешмалары вәкилләре күздә тотса, чыгышын БР һәм ТРның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов җитәкләгән жюри карады.

Чарада катнашучыларны һәм кунакларны район Хакимиятенең эшләр идарәчесе Дилә Арсланова тәбрикләде. Ул үз гореф-гадәтләрен онытмаган халыкның яшь буынга тәрбия бирү һәм гаилә мөнәсәбәтләрен ныгыту өчен мөһим чыганакны саклавын билгеләде. Чөнки бу – тормышның бөтен очрагына җитәрлек рухи хәзинә һәм тәҗрибә.

Бәйрәмдә катнашучыларның чыгышы аның сүзләренә рас килде. Игътибар үзәгендә Бишкурай авыл советы артистлары булды. Барысына да таныш “Бөрлегәнем” җырын алар шундый итеп башкарды ки, сәхнәдәш дуслары да башта аптырап калды, аннары җырга кушылды. Концертны бәйрәм хуҗалары – “Ахирәтләр” ансамбле дәвам итте. Аннары Татар-Олкан авыл советы, кандралылар һәм кандра-котыйлылар “кыздырды”.

Һәр чыгыш алдыннан өстәлләрдә урын алган ризыклар тәкъдим ителде. Кыстыбый, вак бәлеш, казылык, калҗа, чәкчәк, гөбәдия, талкыш кәләвә, коймак, кабартма, кымыз... Оста хуҗабикәләр әзерләгән ризыклардан күләмле кулинар кенәгәсе төзергә мөмкин иде хәтта.

Очрашу чәй табыны артында дәвам итте.

Ләлә МУСИНА.


Читайте нас: