Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Серләшик
1 октябрь 2018, 11:58

Үрмәкәй: алдынгылар бар – димәк, команда да бар

Авылның шәһәрдән ерак булуы үрмәкәйлеләргә тату һәм күңелле яшәргә комачауламый

Авылның шәһәрдән ерак булуы үрмәкәйлеләргә тату һәм күңелле яшәргә комачауламый


Үрмәкәйдә чәмле һәм тынгысыз халык яши. Авыл клубы янган – элекке мәктәп бинасында җырлый һәм бии алар. Пенсия яше җитсә – чаңгыга басалар, авырулар һәм кышкы моңсулыктан качалар.

«Мавыгулар буенча һәр түгәрәк»нең үз алдынгысы бар. Спортчыларны элекке шахтёр, 72 яшьлек Мәсабих Фәризунов берләштергән. Кар яту белән бу ир узаманы “хезмәттәшләре” өчен авыл тирәсендә чаңгы юлы сала. Кар булмаса, зур булмаган сулык өстендә шуалар.

– Диванда аунап ятсаң – бик тиз картаясың. Спорт күп нәрсәдән коткара, – ди берничә дистә ел авыл фельдшер-акушер үзәгендә эшләгән Рәҗибә Латыйпова. – Эшләгәндә йөкләнеш зур иде – авыру янына төнлә дә, ял көне дә чабасың. Пенсиягә чыккач, организм ялкаулашты.

Артистларны клуб җитәк-чесе Гүзәл Әхмәтҗанова гына түгел, “Туганнар” төркеме җырчылары да алга әйди. Бу төркемдә чыннан да бертуган һәм икетуган биш ханым җырлый: Фина Хәлиуллина, Гөлфирә Латыйпова, Филия Фәрухшина, Фәимә һәм Мөнирә Әхмәтҗановалар бу. Аккомпаниатор Рим Латыйпов – берсенең ире.

– Әйткәндәй, без гаиләдә сигез, – дип сөйли туганнар. – Беребез генә еракта, калганнарыбыз якын-тирәдә. Бер-беребезгә ярдәм итеп яшибез. Уртак чыгышларыбыз әниебез Җәмиләнең якты истәлегенә багышлана. Авылдашларыбыз аны әле дә булса шәп җырчы буларак хәтерли.

Җырларны туганнарның иң моңлы тавышлысы – Фина сайлый. Сәхнәдә дә чәмле һәм дәртле ул. Асылда туган ил, табигать турында матур җырлар башкара туганнар. Хәтта Үрмәкәй турында да җыр бар. Аны тыңлаган кешенең күзләренә яшь килә. Кечкенә спектакльләр, эчтәлекле чыгышлар әзерлиләр. Киемнәр (сәхнәдәшләре аларга һәрвакыт таң кала) – җитәкченең казанышы. Сәхнә киеме саллы гына акча таләп итсә дә, җырчылар XIX гасыр хатын-кызларының киемнәрен кия. Алар үзенчәлекле, шуңа күрә тамашачылар һәм жюри күңеленә хуш килә. Нәтиҗәдә коллектив һәр ел саен бәйге-чыгышлардан бүләкләр алып кайта. Алар республика һәм район мәдәният йортларын гына гөрләтеп калмый, төбәктән читтә дә чыгыш ясый. Мәсәлән, быел җәй Казагыстанны таң калдырып кайттылар.

Көндәш-ахирәтләре – “Асылъяр” фольклор төркеме әгъзалары белән уртак чыгышлары да күп. Бу төркем әгъзаларының күбесе – элекке укытучылар, медицина хезмәткәрләре: Тәслимә Абдурахманова, Илсөяр Хөсәенова, Фирдәүсә Әхмәтҗанова, Лүзия Шәйхетдинова, Айсылу Җиһандарова бу.

Быел җәй Үрмәкәй артистлары сабан бәйрәме үткәрергә тәкъдим иткән. Элек сабан туен төбәк хуҗалыгы оештырган булса, бүген инде ул юк. “Авылдашларны мәйдансыз калдырып булмый бит инде. Үзебез җыелабыз – элеккечә өй саен йөреп, ярышлар өчен бүләкләр туплыйбыз”, – ди чәмлеләр төркеме.

Алар сабан бәйрәменең бөтен йолаларын да тергезә алган – халык әтәч артыннан колгага менгән, уеннарда катнашкан, сәүдә оештырылган. «Барысы да балачактагы кебек!» – дип сагыш һәм шатлык яшьләрен сөртте сабан туеннан кайткан үрмәкәйлеләр.

– Кайчак кешеләр сүлпән, аларны ниндидер уртак эшкә җәлеп итү авыр дигән сүзләр ишетәбез. Тик килешмибез, – ди “Туганнар”. – Һәр эштә башлап йөрүче – ихтирам казанган, әйләнә-тирәдәгеләрне чәмләндерә алучы, оештыру сәләтенә ия кеше булырга тиеш. Аның артыннан халык та иярәчәк.

Ләлә МУСИНА.


Читайте нас: