Шәхси йорт тергезүчеләрнең күбесе төзелеш чорын төгәлләүгә таба бара.
Һава торышы да сыната: тышкы эшләрне туктатырга вакыт. Шул уңайдан мин дә бераз тын алырга, кайбер күзәтүләрем белән уртаклашырга карар иттем.
Май башы. Күрше шушы тирәдә эшләүче акшарчылар белән йортын сылау-тигезләү турында килешмәкче. “80 мең сум – бер тиен дә төшмибез”, – дип үз таләпләрен куя тегеләре. Җылы яклардан акча сугарга килгән өнсез-тынсыз бәндәләр шул акчаның яртысына да риза булып, өч көндә эшне төгәлләп, башка объектка күчә. Аларның хезмәтенә ихтыяҗ арта. Мин хәзер аларның туган якларына кайтып, үзләрен ни сәбәпле падишахтай тоюын аңлыйм.
Августта ихатама берничә такта кайтырырга туры килде. Бер үк төрле ГАЗельда йөргән өч егеткә шалтыраттым. Райманга кадәр такта илтү ни хакка төшәчәген кызыксындым. Беренче, азсүзле шофёр хакын әйтте – 600 сум. Икенчесе күрәләтә алдарга тотынды: “Гадәттә 800 сум алам, сезнең исә товар күләмле, димәк, ким дигәндә бер мең”. Өченчесе 500 сумга ризалашты һәм сыйфатлы такта сайлау җәһәтеннән берничә киңәшен дә кызганмады. Хәзер уйлагыз инде, мин бу ирләрнең кайсында тукталдым ди-сез? Әйтергә кирәк, күләмле товар мәсьәләсен шундук өзде ул: тактаның ян-ягына “Күләмле йөк” билгесе беркетте дә, вәссәлам.
– Шәхси йорт күтәрүчеләрдә акча эшләп булган заманнар үткәндә калды, – ди бер таныш шабашкачы. – Хәллерәк халык йорт-сарайлы булып бетте инде, урта хәллеләр, акча янчыгын ачканчы, барысын да бизмәнгә сала, кат-кат үлчи. Әмма хәзер бик кызык хәл туа: безне хәзер гадәттә ире таза, сәламәт гаиләләр яллый. Кое казыйсы, стена күтәрәсе, түбә ябасы булса, аңлашыла инде – тәҗрибә-күнекмәсез әллә кая китеп булмый. Әмма нигез өчен чокыр ясау, түшәмгә рәшә кагу – бер кыенлыгы юк ич?
Бу сүзләр белән килешеп бетә алмыйм. Һичшиксез, һәркем кулыннан килгән эшне башкарырга тиеш. Укытучы – укытырга, табиб – дәваларга, төзүче – төзергә. Әмма үзең дә башкарып чыгалган эш өчен ярты хезмәт хакын бирергә кызганмыйсың икән – бу ирләр эше түгел.