Тәнзилә Тимерҗан кызы һәм Дилбәр Шамил улы Ганиевларның өлкән улы танк гаскәрләрендә хезмәт иткәндә ерак Уссурийскидан атнасына бер тапкыр әти-әнисенә шалтыратып: “Барысы да тәртиптә!” – дип хәбәр җибәреп торган.
Өч ай элек кече уллары Линарга да хәрби комиссариаттан повестка килә. Ул 3нче Серафимовка мәктәбен тәмамлап, индустрия колледжында сваркачы һөнәрен үзләштереп өлгергән була инде.
Улларын армиягә озаталар, өч айдан соң исә хәрби бүлектән Рәхмәт хаты килә. Командир улларына дөрес тәрбия биргән өчен рәхмәт белдерә, егетне тырышлыгы һәм хезмәт сөючәнлеге, намуслылыгы һәм итагатьлелеге өчен мактый һәм Линарның хезмәттәшләре арасында ихтирам казануын ассызыклый.
Солдатның әтисе редакциягә улының фотосурәтен кертте. Сүзгә саран иде ул. Әмма күзләрендә шатлык нурлары балкыды.
– Улларыбызның яшь аермасы 1 генә ел, – диде ул. – Кече яшьтән эшкә өйрәнеп үстеләр. Барысын да белә алар: өй дә җыештыралар, ярыйсы гына төшке аш әзерләп куялар, авылда әбиләренә хуҗалык эшләрендә булышалар.
Линар хезмәткә кадәр СОЗАиТта практика үтеп өлгерә. Анда бик ошый аңа. Шуңа күрә өйгә кайткач анда даими эшкә урнашырга тели.