Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Серләшик
27 сентябрь 2018, 12:13

«Минем әле педальгә аягым җитми...”

Бар нәрсәгә дә өйрәнергә теләүче малай турында

Бар нәрсәгә дә өйрәнергә теләүче малай турында


Сигезенче мәктәпнең икенче сыйныф укучысы Тимур Мөлеков җәй буе бер кочак китап укыган. Өстәвенә, әти-әнисе аны футбол уйнаудан тыеп: “Хәзер үк китап укырга утыр!” – дип мәҗбүр итмәгән. Тимурда бу теләк каян барлыкка килгәндер, гаҗәп. Хәзер ул туктый алмый. Әкият яисә хикәя генә түгел, молекулалар, файдалы һәм зарарлы бактерияләр, юыну бүлмәсендә: “Эврика!” – дип кычкырып җибәрүен үзе дә сизми калган Архимед турында укый.

Тимур өчен бу тор-мышта иң мөһиме – гаилә: әтисе Таһир, әнисе Лилия, апасы Юлия. Әтисе нефтьче булып эшли, күптән түгел Себердән аны өенә якынрак төбәккә күчергәннәр. Хәзер Тимурга күңеллерәк. Әтисе белән бергә балыкка йөри.

Тормышы күңелсез түгел. Бар нәрсәгә дә өйрәнергә теләге бар. Ул велосипедта йөрергә өйрәнгән инде. Хәзер шәһәр читенә чыгып, машина күп йөрмәгән тыныч юлда Тимур әтисеннән машина рулен сорый.

– Әтинең алдына утырам, – ди ул. – Алайса юлны күрмим, әти миңа ярдәм итә, чөнки әлегә педальгә аякларым җитми.

Тимур – яше буенча бәләкәй булса да, чын ир-егет. Ни өчен шундый карарга килдемме? Ул зарланмый, аек фикер йөртә. Аның үзаллылыкка омтылуы ихтирамга лаек. Эш коралларын үзләштерә. Егетләр кызларны сакларга, якларга тиеш (бу аның сүзләре!) дигән фикере хәйран калдырды. Әнисенә савыт-саба юарга ярдәм итә. Боткалар һәм коймак пешерергә өйрәнергә тели. Әлегә иртән кофе әзерли.

Малай яңалыкка омтыла. Йөзәргә өйрәнә, робот техникасы белән мавыга.

– Мине уйлап табу ныграк кызыксындыра.

Оча торган ракеталы машинаның сызымын әзерли башларга вакыттыр, дип уйлыйм. Мәсәлән, сез соңга каласыз ди, хәтта зур тизлектә йөргән машина да сезне вакытында аэропортка алып барып җиткерәлмәячәк. Сезне очучы машина коткарырга мөмкин. Шулай ук әтинең эшендә ярдәм итәчәк робот җыярга телим, – дип белдерде икенче сыйныф укучысы.

– Мин грамматика белән математикадан артык көчле түгел. Шуңа күрә бу фәннәрдән тырышырга дигән максат куйдым. Бигрәк тә “Әдәби уку” ошый. Элек мин бик еш телефонда утыра идем, соңыннан телефонның китап кебек уйларга да, фикерләргә дә өйрәтмәвен аңладым. Мәсәлән, бер энциклопедиядән кешеләр, предметлар, безнең барлык әйләнә-тирәбезнең молекулалар белән атомнардан торуын укып белдем. Молекулалар электр магнитлы импульслар ярдәмендә тоташа. Тормышта тагын күпме кызыклы нәрсәләр бар бит әле!


Венера АШИРОВА.


Читайте нас: