Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Серләшик
24 сентябрь 2018, 14:13

Мул уңыш җыйдык

“Бакча пәһлеваны” фото бәйгесенә йомгак ясалды

“Бакча пәһлеваны” фото бәйгесенә йомгак ясалды


Гәзитебез сәхифәсендә туймазылыларның түтәлләрендә үскән сәер рәвешле, ят яшелчә-җимешләр бәйгесе төгәлләнде.

Атна дәвамында безнең электрон почтага гәзит укучыларыбыз бер килограммлы помидорлар, мәзәк кишер, кабакчык һәм зур-зур кабаклар, шулай ук карбыз, алма, йөзем фотоларын җибәрде. Кайбер катнашучылар, мәшәкатьләрен калдырып, уңышларын гәзит редакциясенә күтәреп килде хәтта. Мәсәлән, туймазылы Валентина Бах иренмәгән, такси яллап, 60 сантиметрлы кабакчык алып килгән: “Менә быел җиребез безне шундый юмарт уңыш белән сөендерде... Мактанырлыгыбыз бар! Кышка кабакчык измәсе ясап куям!” – диде ул.

Бәйгенең икенче катнашучысы Гүзәл Фазлыева “кабырчык-лы” кабак фотосын җибәргән. Хуҗалар аны, казлар ашамасын дип, чиләк белән каплап куйган, кабак исә югалып калмаган – чиләк эченә кереп үскән.

Әгертамакта яшәүче Руслан Хөсәенов тапкырлыгы белән таң калдырды. Мул уңыштан ул Кар бабай “әвәләгән”.
Читайте нас: