Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Серләшик
24 сентябрь 2018, 13:55

“Бәхетле тормыш” фәне

Мәктәптә укыганда, соңрак студент вакытта һәр яңа уку елын зарыгып көтеп алуымны яхшы хәтерлим.

Мәктәптә укыганда, соңрак студент вакытта һәр яңа уку елын зарыгып көтеп алуымны яхшы хәтерлим. Дусларга бик күп нәрсәләр сөйлисе, ямьле җәйнең онытылмас мизгелләрен уртаклашасы, буяу исләре аңкып торган өр-яңа дәреслекләр белән тизрәк танышасы килә иде.

Ә хәзер... мәктәпкә укырга беркем дә чакырмый. Бу дулкынлануны беренче сыйныф укучылары линейкасында кичерергә мөмкин булыр иде. Әмма эш бит башкаларның башлангычын күзәтүдә түгел, үзеңнекен эзләүдә. Кечкенә булсын ул, әмма фәкать яңа башлангыч!

Үкенечкә, өлкәннәргә еш кына үз-үзенә һәм барлык сорауларга да җавап табарга, таянырга мөмкин булган олы йөрәкле укытучыга ышану җитми.

Нәрсәнедер яңа баштан башларга курыкмагыз. Сезнең сазлыктан чыгарга теләвегезне тирә-яктагыларга аңлау авыр. Алар һичшиксез: “Синең бит фатирың да, эшең дә бар. Нигә күз күрмәгән якка китеп, гомереңдә шөгыльләнмәгән нәрсәгә тотынырга? Килеп чыкмаса?”

Тыңламагыз аларны. Яшәсен үзгәрешләр!

Бер ел элек мин Мәскәү мәдәният һәм сәнгать институтында укыткан чакта интернеттан Гарвард университетында “Мәгариф алдынгылары” курслары ачылачагы турындагы мәгълүматка юлыктым. Онлайн хат җибәрдем. Ике сәгатьтән соң җавап килде!

Мин Гарвардка барып, лекцияләр тыңлап кайттым. Кем белән булырга һәм нәрсә белән шөгыльләнергә кирәклеген бары тик үзебез хәл итәргә тиешлеген аңладым.

Без “Бәхетле тормыш” фәне буенча укуны үзебез күзаллый алабыз, иң яхшы тормыш сабак-ларын кем өйрәтәчәген һәм юлдашыбыз кем булачагында үзаллы сайларга тиеш.

Тәвәккәлләп, тәүге адымны ясарга гына кирәк.

Анастасия БАТУРА.


Читайте нас: