Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Серләшик
18 сентябрь 2018, 12:28

Алма бәлеше ашарга килегез!

Иң сыйлы фестивальгә әзерлек бара

Иң сыйлы фестивальгә әзерлек бара


22 сентябрьдә “Туймазы хәбәрләре” гәзите күркәм бәйрәм үткәрәчәк. Ул 11.00 сәгатьтә башланачак. Очрашу урыны – шәһәр мәйданы.

Кул эшләре осталарын, бар эшкә дә маһир кешеләрне, бакчачылар, җәмәгать тукландыру предприятиеләрен, ресторан, кафеларны көтәбез. Һәм, әлбәттә, алма шарлоткасының иң үзенчәлекле рецептларына ия булган хуҗабикәләрне. Жюри йомгак ясап, Туймазы шәһәре һәм районының иң уңган аш-су остасын сайлаячак.

Балалар өчен алдан ук алмага багышланган махсус рәсем бәйгесе игълан итәбез. Эшләрегезне редакциягә алып килегез (Мичурин ур., 20б – 20, тел.: 5-39-32). Нәтиҗәләре фестиваль үтәсе көнне билгеле булачак.

Костюмнар әзерләгез – Алма патшабикәсен сайлаячакбыз. Шагыйрьләр, такмаклар иҗат итегез, фестивальдә мондый бәйге дә булачак!

Хөрмәтле авыл халкы, сезнең шәхси транспортыгыз булмаса, 5-13-05, 5-12-96 телефоннарына шалтыратыгыз. Без сезне дә, бәлешегезне дә алып киләчәкбез.
Читайте нас: