Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Серләшик
14 сентябрь 2018, 16:45

Артык авырлыкка каршы көрәшмәгез

Төнгә каршы ашаган казылык яисә май ягылган икмәк телеме минем бер җиремә дә йокмый.

Төнгә каршы ашаган казылык яисә май ягылган икмәк телеме минем бер җиремә дә йокмый.


Минем ише кешеләр турында “ит кунмый” диләр. Төнгә каршы ашаган казылык яисә май ягылган икмәк телеме минем бер җиремә дә йокмый.

Әмма һәрчак алай булмады. Сабый чакта мин йомрыкай идем. Уку елы дәвамында ял итәргә хыялланган пионер лагеренда мине “әрлән” дип үчекләүләре бер дә гаҗәп түгел. Еллар үткән саен авырлык та, аның белән бергә минем кимсенүләрем дә артты. Тазаруым нәтиҗәсендә мин көзгегә карый алмый башладым һәм бервакытта да дусларым белән фотога төшмәс булдым. Мин ризыктан баш тарттым, диеталар кулланып карадым.

Хәзер ябыгу мәсьәләсе көнүзәк. Бүген Интернеттан халыкның хәтта ябыгучылар көнен билгеләве турында укыдым.

Кызлар, хатын-кызлар һәм ир-атлар кайчак ябыгу өчен соңгы чарага бара. Мәсәлән, гәүдә авырлыгыннан арына алучылар җиңгән тамашаларда катнаша. Тренер һәм диета белгечләре карамагында алар уңышлы ябыга. Әмма тамаша тәмамланганнан соң, телеэкран каһар-маннары яңадан гадәти мохиткә әйләнеп кайта, анда инде калорияне һәр-

вакыт исәпләп торал-мыйсың.

Буе 170 сантиметрлы 130 кг авырлыктагы 40 яшьлек бер ханым реалити-шоуда катнаша. Проект ярдәмендә 36 килограммын югалта, әмма 44 яшендә ул инсульттан вафат була.

Проектта катнашканнан соң ике ел үткәч үлеп киткән 32 яшьлек иргә дә шундый ук диагноз куялар. Чир кинәт ябыгу нәтиҗәсе дип булмый һәм шулай да сезгә артык авырлык комачаулый икән, аңа каршы катгый сугыш игълан итмәгез. Азык исемлегеннән акрынлап зарарлы ризыкларны төшереп калдырыгыз. Күбрәк хәрәкәтләнегез.

Әгәр безнең тормыш какча гәүдәле, озын аяклы тәкәббер чибәр кызлардан яисә мәһабәт ирләрдән генә торса, нинди күңелсез булыр иде, күз алдыгызга китерәсезме? Үз һөнәре тармагында калу өчен тәүлек әйләнәсенә тышкы кыяфәт турында кайгыртырга мәҗбүр алар. Ул чагында кем икмәк үстерер, я булмаса, йорт төзер, поезд йөртер? Әлбәттә, бераз калынайган, әмма ачык, гаилә корып, балалар үстерүче көчле, тырыш кешеләр.

Үзегезне ничек бар, шулай яратыгыз. Ягымлы, ихлас, ярдәмчел итеп. Әгәр сез чак кына артык икән, бу сыйфатлар да сездә, мөгаен, икеләтә артыктыр.

Анфиса АИТОВА.


Читайте нас: