Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Серләшик
11 сентябрь 2018, 11:35

Безне алма бәлеше фестивале көтә!

“Туймазы хәбәрләре” гәзите шундый бәйрәм оештыра һәм халыкны бу чарада катнашырга чакыра

“Туймазы хәбәрләре” гәзите шундый бәйрәм оештыра һәм халыкны бу чарада катнашырга чакыра


Без кыяр, помидорга мәдхия җырладык инде. Яңалык күрәсе килә. Урамда көз булуын, бакчаларда тулышып алмалар өлгерүен исәпкә алып, “Нишләп әле безгә иң бәрәкәтле җимеш – алманы данламаска?!” – дип уйлашты хәбәрчеләр. Бу күркәм һәм татлы бәйрәм кешеләрне берләштерәчәк.

Без бәйрәм программасын әзерли башладык инде, бәйгеләр уйлап чыгарабыз. Мәсәлән, “Алма фантазиясе” дип аталган кул эшләре бәйгесе, “Алтын көз” балалар сурәте бәйгесе. Нишләп әле төп каһарманыбыз – алмага багышлап язылган шигырьләр, җырларны искә төшермәскә? Белдеклеләр бүләк алачак.

“Безнең бай уңыш” бәйгесе һичшиксез бакчачылар күңеленә хуш киләчәк. Мәсәлән, алар алмагач тәрбияләү тәҗрибәсен уртаклаша алыр иде.

“Алма кибете” бәйгесендә без алмадан пешерелгән иң тәмле ризыкларны сайлаячакбыз, анда берничә бүлек булачак. Җәмәгать тукландыру предприятиеләре, ресторан, бар, кафелар катнаша алачак.

Шулай ук алма бәлеше- шарлотканың үзенчәлекле рецептларына ия булган барлык хуҗабикәләрне чакырабыз. Тәмләп карау өчен бәлешләрегезне алып килегез. Барысыннан да авыз иткәч, иң уңган аш-су остасын билгеләячәкбез.

Оныта язганбыз бит. Костюмнар әзерләгез. Алма патшабикәсен сайлаячакбыз!

Бәйрәм шимбә, 22 сентябрьдә узачак.
Читайте нас: