Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Серләшик
10 сентябрь 2018, 11:50

«Картайсыннар әйдә еллар

Картаймасын бары күңел...»

«Картайсыннар әйдә еллар,

Картаймасын бары күңел...»


Матур көздә туганнарга бераз көнләшеп карыйм мин. Юмарт көз байлыгын мул өләшә. Ул яшелчә-җимеш, гөл-чәчәкләр дисеңме… Бар тереклек сулып бара дисәгез дә, киләсе язга ышаныч-өмет калдырып китә алар, алтын көздә җитлеккән орлыктан киләсе язда яңа тормыш тишеләчәк, агачтан өзелеп төшкән яфрак урынына яңа бөре ачылачак.

Минзадә Шәмсетдин кызы Абрарованы Кандра якларында белмәгән кеше юктыр. 80 яше тулуга карамастан, чәмле, теремек кеше ул. “Умырзая” һәм “Хәзинә” ансамбльләрендә җырлый. Үзе яшәгән Кандра-Котый авылы, Туймазы табигате һәм кешеләре, әнисе, балалары, оныклары турында лирик шигырьләр иҗат итә.

Уфа районы Нөрле авылында туган Минзадә апаны язмыш җиле Кандра-Котыйга алып килә. Тормыш иптәше Гаян абый белән колхозда мал караучы булып эшли, саллы уңышларга ирешә. Истәлекле бүләкләр, Мактау кәгазьләре, шифаханәләргә юлламалар белән бүләкләнә.

2015 елдан башлап “Алтын башак” әдәби берләшмәсе әгъзасы ул. Бүген сезнең игътибарга аның берничә иҗат җимешен тәкъдим итәбез.

Әлфия ШӘЙХЕЛИСЛАМОВА,
Кандра авылы.


Читайте нас: