Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Серләшик
4 сентябрь 2018, 11:53

Телевизорга ничек эләгергә?

Туймазыда медиа өлкәсендә балалар һәм үсмерләрнең «Телешко» үсеш үзәге филиалы ачылды

Туймазыда медиа өлкәсендә балалар һәм үсмерләрнең «Телешко» үсеш үзәге филиалы ачылды


Федерациянең “Телешко” программасы турында мин очраклы рәвештә җәмәгать челтәреннән белдем. Ул берничә ел инде Казан, Уфа, Новосибирск шәһәрләрендә гамәлдә. Укучыларны дәрестә телевидение, радио һәм видеоблог оештыру нигезләренә өйрәтәләр. Мин мәктәп яшеннән чыктым инде, әлбәттә, ләкин булачак хәбәрчегә мондый чараны кулдан ычкындыру килешми. Шулай итеп мин “Телевизорга ничек эләгергә?” дип аталган дәрестә катнаштым.

Чараның төп өлешен шоумен, телевидение һәм радио алып баручысы Николай Шарапов үткәрде. Аның сүзләренә караганда, “телевизорга эләгү” хыялы 20 ел үткәч кенә тормышка ашкан. Мәктәптә шаяннар һәм тапкырлар клубы уеныннан башлаган, Чиләбедә режиссёр- сәхнәгә куючы белгечлегенә укыган, радиода эшләгән һәм күптән түгел генә “Стиль эволюциясе” (Туймазы һәм Октябрьский телевидениеләренең уртак проекты) тапшыруының алып баручысы булган.

Бергәләп телевидение тапшырулары алып баручысы, хәбәрче, блог оештыручының нинди булырга тиешлеге турында фикер алыштык. Әлбәттә, зирәк булырга, тамашачыларны үзеңә җәлеп итә белергә, “уңай тәэсир итәргә”, дөрес сөйләмгә ия булырга тиеш. Николайга ачыкланган җитешсезлегеннән арыну өчен университетта өч ел сөйләм телен үстерү белән шөгыльләнергә һәм дөрес сулау күнекмәләре эшләргә туры килгән. Ул телебезне шомарту өчен тел көрмәкләндергечләр әйттерде. Бу җиңелдән булмады. Башта төртелеп калдык, тик шулай да биремне башкарып чыктык.

Тагын бер мөһим сыйфатсыз булмый икән ләбаса, ул – үзеңне ышанычлы тоту. Шомару өчен безгә бераз үзебез турында сөйләү мөмкинлеге бирделәр. Уйлап чыгару сәләтен дә эшкә җигәргә мөмкин, иң мөһиме, ышандырырлык итеп сөйләргә кирәк иде. Бик мавыктыргыч булды! Бер кыз үзенең яшерен агент булуы һәм башка галәмнән очып килгән килмешәкләрне эзләве турында сөйләде.

Укыту программасы турында Туймазыдагы “Телешко” мәктәбе җитәкчесе Эльвира Низаметдинова бәян итте.

Алмаз ТӨХФӘТУЛЛИН,
БДУ-ның журналистика факультеты студенты.


Читайте нас: