Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Серләшик
3 сентябрь 2018, 14:21

Әтиләр, әйдәгез мәктәпкә!

Хәстәрлекле әти

Ул хәстәрлекле әти


Минем Равил исемле яхшы танышым бар, гаиләле, балалары үсеп килә. Ул хәстәрлекле әти. Чакырсалар, мәктәпкә бара, укытучылар белән аралаша. Әмма гел алай булмый.

Барысы да улыннан башлана. Дәрес вакытында ул һич тик тормый. Чираттагы мәктәбеннән куарга җыенгач, әти кеше уйга кала: сәбәбе нәрсәдә соң? Шул көннән алып, гаилә башлыгы буларак, мәктәптә үткән бер чараны да калдырмаска карар итә.

Беренче тапкыр әти-әниләр җыелышына килгәч, анда бер төркем әниләр генә булуын күрә. Шушы дәвердә ул бер генә әтине дә очратмаган. “Кайда соң алар? Ни өчен читкә тайпылалар? Алар нәрсә – киңәшмәдәме, гаражда, я булмаса, балыктамы?.. Синең балаң турында сүз барганда ничек балыкка йөрергә мөмкин, югыйсә?!”

Укытучыларның күпчелеге – гүзәл зат вәкилләре. Миңа калса, мөгаллимә белән аналар очрашуыннан гына мәгънә юк диярлек. Әни кеше: “Хәзер тагын минем баламны төрләндерәчәк”, – дип уйлый. Укытучының журнал, хисап эшләре дә күп бит, җитмәсә, чирек азагы, ул хезмәт хакы аласы көнгә кадәр акчасын ничек тартып-сузарга белми... Шулчак ишектән ир-ат килеп керүен күз алдыгызга китерегез. Бу бит зиһен таралырлык! Укытучы бар дөньясын онытып, чәч-башын төзәтә башлый. Сыйныфта ир-атның булуы үзе үк шатлык.

Әти кеше беркайчан да: “Мин сезне аңлыйм... Өчле булса да куеп торалмыйсызмы?” – дип ялынмый. Кызганудан тартып-сузып куйган өчле өчен соңыннан укытучы бөтен сыйныф алдында: “Әниеңә рәхмәт әйт”, – дип нәфрәтен белдерәчәк. Әти кеше нишли соң? Дәгъваны тыңлый. Берничә сорау бирә. Рәхмәт белдерә.

Ирләр! Нинди ахмаклык эшләүләренә карамастан, сез балаларыгызны якларга тиеш. Әниләр моны белми диярлек. Ачуы кабарып, өйгә кайткач, баланы пыр туздыра. Нәтиҗәдә, аның әкренләп укуга нәфрәте генә арта. Ә әтиләр астыртын һәм тыныч. Алар укытучылар белән җиңел һәм әдәпле сөйләшә. Үз баласын яклаучылар да була, шуның өчен әтиләр бит алар. Шуңа күрә гараж белән балык турында онытыгыз. Битараф булып, барлык мәшәкатьне хатыныгызга өймәгез. Әле вакыт бар, әйдәгез, мәктәпкә йөри башлыйк.

Әйткәндәй, бүген Равилнең улына – 23 яшь. Эшендә аны ышанычлы һәм җаваплы хезмәткәр булганы өчен хөрмәт итәләр. Ул электрүткәргеч төзәтергә, бура бурарга, карбюратор алыштырырга мөмкин. Юк, ул электрчы да, автомеханик та түгел. Ул барысын да үзе белеп эшли. Моның өчен әтисенә зур рәхмәт!

Радик ГАБДРӘХИМОВ.


Читайте нас: