Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Серләшик
28 август 2018, 11:58

Булырдайның – җырыннан

Җырчы-шагыйрь Евгений Давыдкин алты елдан соң теләгенә ирешкән

Җырчы-шагыйрь Евгений Давыдкин алты елдан соң теләгенә ирешкән


Төбәкара “Баулы – Сулинка – Белый ключ” автор җырлары фестивале 15нче тапкыр Мәскәү, Мәскәү яны, Казан, Бөгелмә, Азнакай, Яр Чаллы, Туймазыдан җырчы-шагыйрьләрне җыйды. Фестивальгә барлыгы 250 кеше килгән, шул исәптән 35 катнашучы. Чатыр шәһәрчеге Алексеевка авылы янындагы мәйданда урнашкан.

“Җырчы-шагыйрь” бүлегендә Гран-при дипломы һәм фестивальнең төп бүләге – электр-акустикалы гитара Туймазы җырчы-шагыйре, автор-башкаручы Евгений Давыдкинга тапшырылган. Ул алты ел буе шушы фестивальдә катнашып, төрле бүлектә бүләкле урыннар яулаган. Һәм менә ниһаять Гран-прига лаек булган. Моннан тыш, Евгений “Җырчы-шагыйрьләр арасында йолдыз” бәйгесендә икенче урын алган. Бу ярышның асылы шунда: түгәрәк буйлап тапшырылган гитарада таңга кадәр уйный һәм җырлый алган кеше “йолдыз” була. Беренче урында Туймазыдан Николай Щепотьев. “Ватанга тугрылык рухындагы җыр” бүлегенең җиңүчесе дә ул.

Фестивальдә тагын ике якташыбыз үзен таныткан. Максим Илгуҗинга “Җырчы-шагыйрь” бүлегендә “Җиңүгә омтылыш өчен”, Станислав Мадияровка “Бәйгедә чәмле катнашкан өчен” дипломнары тапшырылган.

8 сентябрьдә җиңүчеләр Баулыга чакырылган, алар анда концерт белән чыгыш ясаячак.

Венера АШИРОВА.

Читайте нас: