Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Серләшик
27 август 2018, 12:04

Җәйге төш

Сез ничектер, белмим, мин төшләрне сирәк күрәм.

Сез ничектер, белмим, мин төшләрне сирәк күрәм.


Биш елга бер. Бәлки, шуңадыр да мин аларны һич онытмыйм.

Менә шуларның берсе. Имеш, кунаклар килергә тиеш, мин алар килүгә әзерләнәм икән. Итне турап, зур табага чак сыйдырдым. Табаны күтәреп, күрше бинага алып киттем. Ул бинаның сүтелгәнлеген дә беләм, югыйсә. Ничек сүтелсен, менә бит ул?! Бүлмә эчендәге зур мичтә дөрләп ут яна.

Итне кыздырырга куйдым, күпмедер вакыттан соң исә әйләнеп килсәм, табада өч кенә кисәк ит күреп хәйран калдым, башкалары серле рәвештә юкка чыккан. Дулкынландым. Бинадан тизрәк чыгып китәргә теләдем. Әмма алай гына булмый шул. Тупсада калдырган чүәкләремне кияргә телим, ә анда уң аякныкы гына, сулныкын табып булмый, гаип булган. Сыңар чүәк кигән килеш өйгә кадәр йөгердем... Шунда төшем өзелде. Әмма нибары өч кенә кисәк ит калуга үпкә яисә үкенеч булмавын хәтерлим...

Бәлки, кемдер үзенең төшләрен аңларга тырышадыр. Хәтта махсус төш юрау китабыннан аларның аңлатмасын эзлидер. Мин дә төшемнең әһәмияте турында озак уйландым. Яхшыгамы, әллә начарга юраргамы? Сынап карарга булдым.

Күптән түгел тормыш иптәшем белән туган якларыбызга кайтып, әти-әнинең зиратын карап, җирләнгән туганнарны барлап чыгуымны, Коръән сурәсе укуымны искә төшердем.

Бәлки, миңа кунакка алар килгәндер? Әгәр төш булмаса, моны башка төрле эшләү мөмкинме соң? Сыйланганнар, ләкин ачы югалтудан яраларны кузгатмаска теләп, күренмәскә булганнар. Минем сый-хөрмәтне кабул итүләренә сөендем. Миңа да өч кисәк калдырганнар! Бу яхшы билге!

Ул чагында чүәкләр вакыйгасы тагын да гадирәк: бер чүәк үземдә калган, икенчесе – башка галәмдә. Күрәсең, мине тереләр белән әрвахларны тоташтыручы буын итеп сайлаганнардыр. Миңа ышаналар, димәк, начар түгел! Төш күргәннән соң хәтта үземдә берникадәр җиңеллек тойдым! Мин хорафатка ышанмыйм, дөрес аңлагыз, бары тик төшләрне яхшыга гына юрыйм.Төш – сезне яратучы һәм саклаучы җанның кисәтүе булырга мөмкин.

Фаилә СИТДЫЙКОВА.


Читайте нас: