Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Серләшик
27 август 2018, 13:16

Кошларга әверелгән ташлар

«Ромашка» балалар бакчасы стеналары гадәттән тыш сурәтләр белән бизәлгән

«Ромашка» балалар бакчасы стеналары гадәттән тыш сурәтләр белән бизәлгән


Берничә ел элек 4нче “Ромашка” балалар бакчасы мөдире Людмила Такашова дуслары белән Инҗәргә барган. Вакыт үткәне сизелми дә калган. Людмила Геннадьевна тау елгасының истәлеге итеп, яссы ташлар җыйган. Өйдә ул аларны әледән-әле берәмләп карап-барлап торган һәм бервакыт үзеннән-үзе тәүге гади бизәк барлыкка килгән.

Балалар бакчасында төркемнәр буйлап йөргәндә диңгездә ял иткән балаларның да үзләре белән төрле төстәге хикмәтле ташлар алып кайтуын искә ала ул. Буягач, алар шаян чебен гөмбәсенә, камкага әверелә... Һәм уен мәйданчыкларында яши. Хәзер яшеллек арасындагы янып торган таплар ерактан ук күренеп тора.

Арытабан тагын да кызыклырак. Людмила Геннадьевна хезмәттәшләренә таштан ясалган вак-төяк әйберләр һәм сурәтләр күргәзмәсе оештыру турындагы фикерен җиткерә. Тәрбиячеләр вак ташларны акрил белән буяп, сурәтләрне стенага элә.

Гади күренеш – йорт һәм ботакларына җил сарган агачлар; кошлар кайтуын көтеп зарыгучы сыерчык оясы; мәрәкә сарык бәрәне һәм пингвиннар; җир читенә китәргә әзер автобус көндәлек мәшәкатьләр белән искә дә алмаган яшәешнең нәфислеге, хозурлыгы турында уйланырга мәҗбүр итә.

Әти-әниләр белән балаларның уртак эшләре хәзер сирәк күренеш, ди Людмила Геннадьевна. Шуның өчен тиздән өлкәннәрне дә бу эшкә җәлеп итәчәкләр. Балалар мәхәббәттә, игътибар үзәгендә, иҗат мохитендә яшәсен. Җитмәсә, бала бик чәмле икән, андый шөгыль аны тынычландыра, күзаллавын үстерә.

Венера АШИРОВА.
Читайте нас: